Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары ТР Буа муниципаль районының Яңа Тинчәле бистәсендә урнашкан "Мәхәббәт чишмәсе" территориясендә агач утыртуда катнашты. Чара 5 нче октябрьдә Татарстанда старт алган "Урман атнасы – 2019" республика табигать саклау акциясе кысаларында узды.
Шулай ук акциядә Яңа Тинчәле авыл җирлеге администрациясе вәкилләре, Буа ветеринария техникумы, Буа медицина училищесы студентлары һәм бистәдә яшәүче кешеләр катнашты. Алар көче белән 1,6 мең данәдән артык утырту материалы утыртылды, шул исәптән спирея – 650 данә, имән – 360 данә, юкә – 105 данә, нарат – 50 данә, чыршы – 30 данә.