Экология һәм җәмәгать урыннары елына багышлаган “Табигать һәм анда безнең урыныбыз” төбәкара фәнни-гамәли мәктәп конференциясе ТР Әгерҗе районының “Кичке Таң урта гомуми белем бирү мәктәбе” муниципаль бюджет мәгариф учреждениесе базасында узды. Конференция эшендә “Кичке Таң” дәүләт заказнигы инспекторлары, Әгерҗе районы, шулай ук Удмуртия Республикасының Алнаш һәм Малая Пурга районнары мәгариф оешмаларының биология һәм экология укытучылары катнашты.
Конференциянең максаты мәктәп укучыларының табигатьне саклау буенча, интеллектуаль иҗат активлыгын үстерү, укучыларның экология проблемалары белән кызыксынуын формалаштыру, укучыларның проектлар ясау күнекмәләрен формалаштыру иде. Конференциядә экологик белем һәм тәрбия бирү, педагогларның иҗади потенциалын үстерү, экологик белем һәм тәрбия бирү өлкәсендә аларның хәбәрдарлыгын арттыру буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.
“Кичке Таң” дәүләт заказнигы белгечләре ачык дәресләргә керделәр, тәкъдим итүләрдә катнаштылар, осталык дәресләре үткәрделәр, укучыларның һәм матбугат чаралары вәкилләренең сорауларына җавап бирделәр. Семинарда катнашучылар алдында “Кичке Таң” ДКТЗ начальнигы А.Г.Фәйзуллин чыгыш ясады: “Табигатьне саклау – һәркемнең изге бурычы. Һәрбер терек нәрсәгә изге итеп карагыз”.
Чара тәмамлангач, актив катнашучыларга дипломнар һәм Татарстан Республикасы Кызыл китабының өченче басмасы тапшырылды.
25 март көнне Шәһәр яны урманчылыгында “Татарстан урманнарын саклыйк!” дигән 10 нчы шәһәр конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты. Быелгы конкурска тәкъдим ителгән эшләрнең рекордлы санда булуын билгеләп үтте ул үз чыгышында. Кулдан ясалган әйберләр, рәсемнәр, табигатьне саклау һәм янгынны булдырмауга багышланган листовкалар – барлыгы меңнән артык материал тапшырылган. “Үсеп килүче буында туган якка мәхәббәт, республикабыз урманнарына сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләнү бик куандыра”, – диде Ә.Н. Бәдертдинов һәм барлык катнашучыларга киләчәктә иҗади уңышлар, бай хыял, сәнгать осталыгы теләде.
“Татарстан урманнарын саклыйк!” дигән конкурс быел Экология елына багышланды. Чараның максаты – балаларның һәм ата-аналарның урман экосистемаларының әһәмияте, аларның торышы турында хәбәрдарлыгын арттыру омтылышы, шулай ук яшь буынның экологик фикер сөрешен һәм мәдәнилеген формалаштыру, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү. Конкурста Казан шәһәрендә яшәүче мәктәпкәчә яшьтәге балалар, мәктәп укучылары һәм мәгариф учреждениеләре педагоглары, балалар һәм яшьләр оешмалары катнашты. Материаллар түбәндәге номинацияләр буенча бәяләнде:
1. “Татарстанымның гүзәл урманнарын саклыйк!” темасына рәсемнәр. Катнашу формасы – ялгыз.
2. “Урман – минем яшел дустым” темасына табигый материалдан кулдан ясалган әйберләр. Катнашу формасы – ялгыз яки төркемле.
3. “Урманны янгыннардан саклагыз” дигән листовкалар. Катнашу формасы – ялгыз.
Барлыгы 1143тән артык эш тикшерелде. Табигатьне саклау һәм янгынга каршы темага ясалган иң яхшы рәсемнәрне Татарстан Республикасының зур шәһәрләре янындагы федераль һәм төбәк юллары буендагы реклама калканнарына кую планлаштырыла.
“Татарстан урманнарын саклыйк!” дип аталган Х ачык конкурсның призерлары исемлеге
“Урман – минем яшел дустым” номинациясе (кулдан ясалган әйберләр)
Яшь категориясе 1 – 5 нче сыйныфлар:
1 урын – Айзат Садыйков, 62 нче мәктәп
2 урын – Кирилл Малязин, 62 нче мәктәп
3 урын – Данил Лебедков, 91 нче мәктәп
Яшь категориясе 6 – 11 нче сыйныфлар:
1 урын – Алсу Абдуллова, 131 нче лицей
2 урын – Руслан Мәгъсумов, 170 нче мәктәп
3 урын – Тимур Колпаков, 115 нче мәктәп
“Татарстанымның гүзәл урманнарын саклыйк!” номинациясе (рәсемнәр)
Яшь категориясе 1 – 5 нче сыйныфлар:
1 урын – Кристина Володина, 62 нче мәктәп
2 урын – Әдилә Әдиятуллина, 103 нче мәктәп
3 урын – Никита Янайт, 170 нче мәктәп
Яшь категориясе 6 – 11 нче сыйныфлар:
1 урын – Дилә Гайнетдинова, 10 нчы гимназия
2 урын – Виолетта Калехсаева, 115 нче мәктәп
3 урын – Мария Гаврикова, 102 нче мәктәп
“Листовкалар” номинациясе
Яшь категориясе 1 – 5 нче сыйныфлар:
1 урын – Дамир Фәйзрахманов, 115 нче мәктәп
2 урын – Данил Желтов, 170 нче мәктәп
3 урын – Илдан Салихов, 14 нче гимназия
Яшь категориясе 6 – 11 нче сыйныфлар:
1 урын – Альмира Биктаһирова, 36 нчы гимназия
2 урын – Ксения Гаврилова, 36 нчы гимназия
3 урын – Зөһрә Хатыйпова, Юлия Голумбевская, 9 нчы гимназия
“Урман – минем яшел дустым” номинациясе (кулдан ясалган әйберләр)
1 урын – Алмаз Хәйруллин, 65 нче Б.бакч.
2 урын – Әмирә Вәлиуллова, 65 нче Б.бакч.
3 урын – Максим Кочнев, 72 нче Б.бакч.
“Татарстанымның гүзәл урманнарын саклыйк!” номинациясе (рәсемнәр)
1 урын – Флүзә Шәфыйкова, 51 нче Б.бакч.
2 урын – Алиса Скрябина, 338 нче Б.бакч.
3 урын – Миләүшә Садриева, 62 нче Б.бакч.
“Листовкалар” номинациясе
1 урын – Радик Садриев, 192 нче Б.бакч.
2 урын – Сәет Кавиев, 14 нче Б.бакч.
3 урын – Родион Маркелов, 250 нче Б.бакч.
Конкурста катнашучыларның барысын да тәбрик итәбез һәм тагын да күбрәк балаларның үз мөмкинлекләрен, сәләтләрен ачуын телибез.
25 март көнне "Казан Кремле" музей-тыюлыгында "Махсус сакланучы табигать территорияләрендә танып-белү туризмы һәм экологик агарту" дип аталган бөтенроссия гамәли семинары булды. Аны "Яшел планета" гомумроссия балалар иҗтимагый хәрәкәтенең Татарстан төбәк бүлеге оештырды. Семинарда катнашу өчен Казанга Карелия, Чувашия, Марий-Эл республикаларыннан, Ямал-Ненец автономияле округыннан, Ставрополь краеннан делегатлар җыелды.
Үз эшләре турында "Кивач", "Большая Кокшага" тыюлыкларының, "Чаваш вармане" милли паркының экология-агарту бүлекләре хезмәткәрләре сөйләде. Казан педагоглары "Плещеево күле" милли паркында ел саен уздырыла торган "Без - Идел балалары" экспедициясендә катнашуларын сөйләделәр.
Чарада "Чулпан" дәүләт табигать заказнигы начальнигы катнашып, килүчеләр белән үзенең экология-агарту эшчәнлеген оештыру тәҗрибәсен уртаклашты.
“Лубян урман-техника көллияте” дәүләт бюджет һөнәри белем бирү учреждениесенә 2017-2018 уку елына абитуриентлар җәлеп итү буенча һөнәри юнәлеш бирү эше кысасында 24 мартта “Ачык ишекләр көне” үткәрелде. Чарада укучылар, ата-аналар, “Лесхоз” ДБУның “Урманчылык” ДКУ җитәкчеләре катнашты. Укучылар һәм аларның ата-аналары көллияткә кабул итү кагыйдәләре, студентларның уку һәм яшәү шартлары турында мәгълүмат алды.
Бер үк вакытта чыгарылыш төркемнәре студентларының урманчылыклар һәм урман хуҗалыклары җитәкчеләре белән очрашуы да оештырылды. Җитәкчеләр балаларны урман хуҗалыгындагы вакантлы урыннар һәм эш шартлары белән таныштырды.
Конференция барышында РФ субъектларының урман хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программаларына төзәтмәләр кертү мәсьәләләре каралды, шулай ук янгын чыгу куркынычы булган якынлашып килүче сезонга әзерлек турында да фикер алыштылар.
Арчаның 3 нче номерлы башлангыч мәктәбендәге чара шундый шигарь белән үтте. Аны “Ашыт” ДКТЗ белгечләре 3 нче сыйныф укучылары белән уздырды. Заказник белгечләре балаларны туган якның махсус сакланучы табигать территорияләре белән таныштырдылар. КВН рәвешендә үткән чараның төп максаты – үсеп килүче буынга экологик белем бирү, әйләнә-тирә мохиткә сакчыл мөнәсәбәт тәрбияләү, табигатькә мәхәббәт уяту, игътибарларын экология проблемаларына җәлеп итү. Бу чараны балалар иҗади итеп уздырдылар: нәфис сүз дә, музыкаль номерлар да файдаланылды. Катнашучыларга чара ахырында Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды.
Әгерҗе шәһәренең 4 нче номерлы мәктәбенең 4 нче сыйныф укучылары өчен урманга бару чып-чын бәйрәмгә әверелде. Балаларны табигатькә Әгерҗе урманчылыгы белгечләре алып чыкты. Экскурсияне җитәкче-урманчының урынбасары В.Л. Ишморатов һәм Әгерҗе участок урманчылыгының участок урманчысы А.Т. Шәйхетдинов уздырды. “Табигатьне ярату – аның матурлыгына соклану гына түгел, аңа сакчыл мөнәсәбәттә булу да ул”, – диделәр урман тармагы хезмәткәрләре укучылар белән әңгәмә вакытында. Урманчылар балаларга урманның әһәмияте, анда үз-үзеңне тоту һәм яшел утыртмаларны тәрбияләү кагыйдәләре турында сөйләде.
Мәктәп укучылары ата-аналары белән бергәләп алдан ук ясаган җимлекләр һәм сыерчык оялары урман аллеясындагы агачларга җайлы гына урнаштырып куелды. Балаларны кошларның күңелле итеп сайравы гына түгел, үзләренең аларны кайгыртуы да шатландырды.
Ул көнне балалар урман турында, бездә кышлаучы кошлар, хайваннар дөньясы турында кызыклы күп яңалыклар белде. Чара ахырында укучыларның үзләренә дә татлы бүләкләр эләкте.
Сулыкларны аэрацияләү суны кислород белән баету процессыннан гыйбарәт. Ул сулыкта яшәүчеләрнең барысының да, шул исәптән су үсемлекләренең дә исән булуы өчен әһәмиятле һәм кирәкле эш булып тора. Аэрацияләү балыкларга, аларның активлыгына уңай йогынты ясый, сулыкта тиешле экологик баланс урнашуга ярдәм итә.
Балыклар барысы да суда эрегән кислородны сулый, шуңа күрә аның булуы балыклар өчен хәлиткеч әһәмияткә ия. Су хайваннарына сулыш алу шактый авыр, суда кислородның 21 тапкыр кимрәк булуы өчен генә дә түгел, суның һавага караганда 800 тапкыр тыгызрак булуы аркасында да шулай ул. Кислород балыкларга энергия алмашын тәэмин итү өчен кирәк, кислородсыз алар бик аз вакыт кына, яшәүләренең иң иртә стадияләрендә генә тора ала.
Суда эрегән кислородның җитмәве балыкларның һәлак булуына һәм төрле чирләр таралуга китерергә мөмкин. Кышын аэрацияләү эшләре суны боз катламы астында җыелып торучы һәм сулыкның кислород режимына җитди тискәре йогынты ясаучы зыянлы газлардан арындыра. Балыкларның төрле төрләре өчен кислородның концентрациясе төрлечә була. Эрегән кислородның судагы иң кулай микъдары кышкы чорда – 12-13 мг/л, җәен 6-8 мг/л чамасы.
ТРның Махсус сакланучы территорияләре елында “Спас” заказнигы белгечләре, “Главрыбвод” ФДБУ Урта Идел филиалының әйдәп баручы ихтиологы Рөстәм Сафиуллин белән бергәләп, Спас муниципаль районының Өчкүл авылындагы табигать һәйкәлләре булып торучы “Чиста”, “Исемсез”, “Атаман” дигән күлләрдәге балыкларны кислород ачлыгыннан коткару өчен, мелиорация чаралары уздырды. Бензинда эшли торган боз кискеч ярдәмендә калын боз катламын тишеп, 90нан артык бәке ясалды. Катмасыннар һәм һава кереп торсын өчен, бәкеләргә салам тутырылды. Бу эшләр күлләрдә яшәүче хайваннар һәм үсемлекләрнең гомерен саклап калырга ярдәм итәчәк.
Урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм кабат торгызу буенча уздырылучы чараларның сыйфатын арттыру максатыннан, “Бөгелмә урманчылыгы” ДКУ территориясендә семинар-киңәшмә уза. Бу чарада катнашалар: Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов, министрлыкның структур бүлекчәләре җитәкчеләре, участок урманчылары, инженерлар, “Әлмәт урманчылыгы”, “Бөгелмә урманчылыгы”, “Лениногорск урманчылыгы”, “Азнакай урманчылыгы”, “Баулы урманчылыгы”, “Зәй урманчылыгы”, “Кәләй урманчылыгы”, “Минзәлә урманчылыгы” ДКУ җитәкчеләре-урманчыларның урынбасарлары, “Рослесинфорг” ФДБУ вәкилләре.
Мәктәп урманчылыгы башкарган игелекле эшләр елдан-ел арта бара. Арча мәктәп урманчылыгының “Табигать варислары” яшь урманчылары урман байлыклары белән белеп һәм сакчыл эш итә. Гадәт буенча, март аенда Мәктәп урманчылыгы советы “Яшел даруханә” операциясе уздыра. 2016 елда мәктәп урманчылыгы әгъзалары 11 кг каен бөресе, 17 кг нарат бөресе җыйган иде. Дару чималы әзерләү операциясен уздырганда, балалар урманнарны яратырга һәм сакларга гына түгел, бергәләп башкарылган коллектив хезмәт күнекмәләрен һәм тәҗрибәсен тормышта кулланырга да өйрәнә.