2017 елның 27 февралендә Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында оештыру эше бүлеге башлыгы вазыйфасын биләү буенча ТР дәүләт гражданлык хезмәте кадрлар резервына кертелүгә карата конкурсның икенче этабы узды.
Тәтеш муниципаль районының Олы Шәмәк авылы урта мәктәбендә “Озын Алан” ДТКТ хезмәткәрләре тарафыннан экология дәресе үткәрелде, аның барышында балаларга Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан дәүләт табигый тыюлыклары, аларның эшчәнлеге һәм аларда тереклек итүче хайваннар һәм үсемлекләр дөньясының бик күп төрле булуы хакында мәгълүмат ирештерелде. Чара тәмамлангач “Парклар маршы – 2016” акциясендә җиңүчеләргә тантаналы рәвештә бүләкләр тапшырылды.
Семинар республика прокуратурасы, ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ идарәсе, ТР Президенты идарәсе, ТР Президенты карамагындагы Дәүләт хезмәте һәм кадрлар департаменты, ТР Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техникаларның техник торышын күзәтү идарәсе, Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча КСДИ һәм Россиянең ТР буенча Төбәк социаль иминиятләштерү фонды вәкилләре катнашында, видео-конференция рәвешендә узды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы җитәкчесе Г.А. Шәмсетдинова катнашты. Киңәшмәдә дәүләт хезмәткәрләре тарафыннан керемнәре, чыгымнары, милеге һәм мөлкәти характердагы йөкләмәләре хакында белешмәләр тапшыруга кагыла торган мәсьәләләр турында фикер алыштылар.
Ел башыннан бирле республикада 110,5 кг ылыслы токым орлыгы әзерләнде, аның 73 кг – нарат, 30 кг – чыршы, 5 кг – карагач, 2,5 кг – пихта. Быел орлык әзерләү эшләре тизрәк алып барыла һәм календарь елы башына карата күләмнәре дә, узган ел белән чагыштырганда, 24%ка күбрәк.
Төп урман токымнарының урман орлыкларын төрле ысуллар белән әзерлиләр: үсеп утыручы агачлардан (ылыслы токымнарның күркәләре), җир өслегеннән (имән орлыклары) һәм киселгән агачлардан җыеп алалар. Нарат һәм чыршы орлыкларын әзерләү эшләре файдаланудагы төп агачлар киселгәч башкарыла. Үсеп утыручы агачлардан күркәләрне һәм орлыкларны эшчеләр җирдән колгаларга яки штангларга монтажланган алынмалы җайланмалар яки күтәртә торган җайланмалар һәм җиһазлар ядәмендә турыдан-туры ябалдаш ботакларыннан җыялар.
“Зөя буйлары” ДТКТ коллективы Буа муниципаль районы А.Толымбай урта гомуми белем бирү мәктәбендә экология дәресен үткәрде. Чара барышында балаларны тыюлык эшчәнлеге белән таныштырдылар, ә дәрес тәмамлангач укучыларга Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан кыйммәтле бүләкләр һәм диплом тапшырылды.
20 февральдә Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров Нурлат муниципаль районы Советының Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттахов катнашындагы утырышында катнашты. Көн тәртибендә "2016 ел өчен Нурлат муниципаль районының социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2017 елга бурычлары хакында" мәсьәләсе карап тикшерелде.
Эшлекле сәфәр кысаларында Нурлатның авыл хуҗалыгы техникумында булдылар, анда белем бирү йортына башкарылучы капиталь ремонт барышы белән таныштылар.
"Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгечләре "Россия чаңгы юллары-2017" массакүләм чаңгы ярышларында актив катнашты. Чаңгы ярышлары "Орешник" урман паркында узды. Иң әүвәл чабышта катнашучыларның барысы да "ГТО" сайтында теркәлде. Кайбер дулкынлануларга карамастан, чаңгычыларның кәефе бәйрәмчә иде. Язгыча яктырткан кояш һәм музыкаль номерлар күңел көрлеге өстәде.
2017 елның 18 февралендә "Россия чаңгы юллары-2017" ярышлары узды. Урманчылар Юдино поселогының "Локомотив" стадионы мәйданында булып узган массакүләм чаңгы чабышларында катнашты. Барысы да күңел көрлеге һәм шәп кәеф, әйтеп бетергесез уңай эмоцияләр алды.
Бу көнне Татарстанда барлыгы 190 мең тирәсе кеше чаңгыга басты.
16 февральдә Казанның төзелеш көллиятендә Татарстан Республикасы Премьер-министры вазыйфаларын башкаручы А.В. Песошин World Skills Russia төбәк чемпионатында җиңүчеләр белән очрашты. Чарада "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ студентлары катнашты.
А.В. Песошин 2019 елда Казанда дөньякүләм масштаблы вакыйга – WorldSkills Competition Бөтендөнья эшче һөнәрләр чемпионаты узачагы турында искә төшерде.
"Россия җиңәргә, ә безнең конкурсантлар иң яхшы нәтиҗәләрне күрсәтергә тиеш, – дип ассызыклады ТР Премьер-министры в.б. – Шуңа күрә ил һәм республика җитәкчелеге WorldSkills хәрәкәтенең үсешенә зур игътибар бирә, ә чемпионат хәрәкәтендә илнең 84 субъекты, 60 меңнән артык конкурсант һәм эксперт катнаша."
А.В. Песошин шулай ук 2016 елда Рөстәм Миңнеханов карары нигезендә конкурсантларны халыкара стандартларга әзерләү концепциясенең дә эшләнүе хакында җиткерде: "Бу сезнең һәркайсыгыз республика, ә кайчакта бөтен ил җитәкчелеге арасыннан беренче затларның җентекле игътибары үзәгендә торачак дигән сүз".
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Казан шәһәренең Киров районы, Юдино поселогында булып узачак "Россия чаңгы юллары-2017" Бөтенроссия массакүләм чаңгы ярышларында катнашачак.
Йөгереш чаңгыларында йөрү – иң кулай һәм үтемле кышкы спорт төрләренең берсе. Елның кышкы чорында карлы урман аша чаңгыда йөреп кайту үзе ни тора. Чаңгыда йөрү көндәлек мәшәкатьләрне онытырга, кәефне күтәрергә һәм сәламәтлекне ныгытырга булыша.