Күчмә утырыш кысаларында 16 февральдә семинар-киңәшмәдә катнашучылар Нурлат урманчылыгы музеенда булдылар.
Музей 2006 елда булдырылды. Экспозицияләрдә 1936 елның июленнән башлап Октябрь урман-сәнәгать хуҗалыгы (хәзерге вакытта "Нурлат урманчылыгы" ДКУ) барлыкка килү тарихы турында сөйләнә. Музейда нигез салынган көннән бирле Октябрь (хәзерге вакытта Нурлат муниципаль районы) урман хуҗалыгының эшчәнлеге хакында материаллар куелган, алар хәрби һәм сугыштан соңгы елларда предприятиенең вазыйфалау тарихын үз эченә ала. Моннан тыш, җитәкчелек составы, җитештерү уңышлары, предприятиенең урман хуҗалыгында хезмәт куйган гаилә династияләре хакында да мәгълүматлар тупланган. Музейда шулай ук көнкүрештәге борынгы предметлар һәм мәктәп урманчылыгы бүләкләре урын алган.
Экология елы кысаларында "Казан" халыкара аэропортының көтү залында (1А терминалы) Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре тарафыннан "Татарстан Республикасының махсус сакланучы табигый территорияләре" темасына күргәзмә оештырылды. Стендларда сирәк очрый торган хайваннарның һәм үсемлекләрнең фотолары күрсәтелгән. Тематик экспозиция экологик мәдәниятне формалаштыруга, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясында төрләрнең кимү проблемасына игътибар җәлеп итүгә юнәлдерелгән. Күргәзмә март аена кадәр эшләячәк.
Яшел Үзәндә Татарстан Республикасының эшләүче һәм укучы яшьләре арасында "Профсоюз яшьләре чаңгы юллары - 2017" узды.
Лубян урман-техника көллияте студентлары командасы ярышларда менә дигән итеп чыгыш ясады:
1 урын - Кузнецова Алина, 23 сп төркеме студенткасы
1 урын - Гостева Анастасия, 43 сп төркеме студенты
2 урын - Семенов Александр, 41лх төркеме студенты
2 урын - Николаев Андрей, 41 лх төркеме студенты
3 урын - Козырев Станислав, 13 сп төркеме студенты
3 урын - Зиннәтуллина Ләйлә, 11 лх төркеме студенткасы
1 урын - команда исәпкә алынды.
Ярышларда җиңүчеләрне тәбрик итәбез!
"Кичке Таң" ДТКТ хезмәткәрләре ТР Әгерҗе районының "Кояшкай" балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр һәм Кичкетаң урта мәктәбендә укучылар өчен "Кышын кошларны ашатыгыз!" акциясен үткәрде.
Кыш – барча кошлар өчен дә авыр чор. Аларга салкыннарны, бозлавыкларны, оясыз һәм ризыксыз тереклек итүләрне кичерергә туры килә. Кагыйдә буларак, февральдә көчле җилләр еш исә, бураннар чыга һәм һава температурасы түбән була. Канатлы дусларыбызның популяцияләрен саклап калу өчен аларны ашатып тору зарур. Кыш дәвамында "Кичке Таң" ДТКТ инспекторлары Әгерҗе районының гомуми белем бирү учреждениеләре белән берлектә кошларны ашату эше белән шөгыльләнә. Балалар мондый чараларны оештыруда һәм үткәрүдә бик теләп катнаша: ата-аналары белән берлектә җимлекләр ясыйлар, азык җыялар һәм кошлар өчен "ашханә"ләр оештыралар.
Бүген Нурлат урманчылыгы территориясендә ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Ә.Н. Бәдертдинов катнашында семинар-киңәшмә уза. Семинарның максаты – урманнардан файдалану, аларны саклау, яклау һәм үстерү буенча урман хуҗалыгы хезмәткәрләре катнашында үткәрелә торган чараларның сыйфатын арттыру. Семинарда "Нурлат урманчылыгы", "Лаеш урманчылыгы", "Әлки урманчылыгы", "Болгар урманчылыгы", "Аксубай урманчылыгы", "Биләр урманчылыгы", "Чирмешән урманчылыгы" дәүләт казна учреждениеләреннән кишәрлек урманчылары, инженерлар, җитәкче урманчыларның урынбасарлары катнаша.
Күчмә киңәшмә кысаларында урманчылар Нурлат районы Мамык авылындагы мәктәпне һәм балалар бакчасын карадылар.
Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты тарафыннан оештырылган селектор киңәшмәсе видеоконференция рәвешендә узды. Утырышта Экология елын үткәрү кысаларында планлаштырылган чаралар планы, янгын куркынычы янаган чорга әзерлек, урманкорылышы эшләрен башкару турында, шулай ук фәнни-тикшеренү оешмалары белән эшләү хакында сөйләштеләр.
"Буа урманчылыгы" ДКУ һәм "Буа урман хуҗалыгы" ДБУ урман торгызу буенча язгы кыр эшләренә әзерлек чараларына кереште. "Буа ветеринария техникумы" ДАҺМУ урман хуҗалыгы бүлеге студентлары ярдәме белән хәзерге вакытта язгы урман-культура эшләре барган чорда утырту материалын вакытлыча саклау өчен бозлыкка кар туплана. Шулай ук питомникта карны "каралту" өчен агач көле запасы да булдырылды.
12 февральдә Кукмарада массакүләм чаңгы ярышлары узды. Ярышларда Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре катнашты. Призерлар:
1 урын - Гостева Анастасия, 43 сп төркеме студенты
2 урын - Гарифуллин Рөстәм Рәшит улы, көллияттә физик культура укытучысы.
3 урын - Кузнецова Алина, 23 сп төркеме студенткасы
Җиңүчеләрне тәбрик итәбез!
Викторина кышлаучы кошларны саклау темасына багышланган иде. Балаларның фикерләү дәрәҗәсен киңәйтү, кошларның язмышы өчен балаларда кайгырту һәм җаваплылык хисләрен тәрбияләү, экологик мәдәният дәрәҗәсен үстерү, балаларның иҗади сәләтләрен җәелдерү чараның максаты булып торды. Викторинада катнашу өчен һәр сыйныфтан 8-9 кешелек командалар тупланды. Укучылар, командалап та, шәхсән дә, сорауларга җавап бирделәр, табышмаклар чиштеләр, җылы якларга китүче һәм кышлаучы кошларга мисаллар китерделәр, китүче кошларның ни сәбәпле туган якларын ташлап китү сәбәпләрен аңлатып күрсәттеләр, канатлы дусларга бәйле булган халык бәйрәмнәре турында сөйләделәр. "Кичке Таң" ДТКТ башлыгы Әһлм Гаскәр улы Фәйзуллин үзенең чыгышында балаларга канатлы дуслар турында, аларның кайчан һәм кайда оя корулары һәм кышкы чорда ни өчен кошларны ашатып тору кирәклеге хакында сөйләде.
Төбәк әһәмиятендәге комплекслы профильле "Спас" дәүләт табигый тыюлыгы белгечләре, тыюлык территориясен (акваториясен) саклау һәм аннан файдалану өлкәсендә төбәк дәүләт экология күзәтчелеген гамәлгә ашыру кысаларында, Россия ЭЭМның Спас районы буенча полиция бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә инспекторлык рейдларын үткәрде. Чаралар тыюлык территориясендә режим бозылуларны ачыклауга һәм чикләүгә юнәлдерелгән иде. Рейдлар нәтиҗәсендә административ хокук бозуга бәйле 12 корал (ятьмә) тартып алынды. Бу очраклар буенча әйберләрне һәм документларны тартып алу турында 5 беркетмә төзелде һәм административ хокук бозу һәм административ тикшерү үткәрү турында 5 билгеләмә чыгарылды.