Республиканың “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы инициативасы буенча үткәрелә торган әһәмиятле һәм күләмле чараларның берсе. Ул инде гореф-гадәткә әйләнде һәм ел саен ике этапта – халык арасында зур популярлык казанып, язын һәм көзге чорда үткәрелә.
2016 елның 15 сентябрендә “Татарстанның чиста урманнары” акциясенең көзге этабы башланды. Урман хуҗалыгы белгечләре, бакча-дача ширкәтләре һәм урман кишәрлекләре арендаторлары вәкилләре белән берлектә, урманнарны каты көнкүреш калдыкларыннан чистарту, коры-сарыдан һәм ауган агачлардан җыештыру чараларын күрәчәкләр. Ел саен акциядә республикадагы барлык ведомстволарның һәм министрлыкларның хезмәткәрләре, ВУЗлар, урта һәм махсус белем бирү учреждениеләре актив катнаша.
Быел, акциянең язгы этабында табигать сакчылары 1127,1 м3 каты көнкүреш калдыкларын җыеп алдылар һәм чыгардылар. Автомобиль юллары һәм федераль һәм төбәк әһәмиятендәге трассалар буйларыннан “Урманчылык” ДКУ белгечләре һәм дәүләт табигый тыюлыклары хакимиятләре тарафыннан 800 кубометр коры-сары һәм ауган агач җыеп алынды.
Табигатьне саклау чараларының максаты – Татарстан урманнарында иминлекле санитар-экологик мохит тудыру.
“Чишмәләр” (“Родники”) проекты кысаларында “Идел буе урманчылыгы” ДКУның Свияжски кишәрлеге урманчылыгындагы 55 кварталында Яр буе Морквашы авыл җирлегенең “Аучы” (“Охотничий”) чишмәсе торгызылды һәм төзекләндерелде.
“Чишмәләр” проектының кыйммәте шунда ки, ул кешеләрдә патриотизм белән рухи башлангычны, холыкның иң яхшы сыйфатларын үстерә. Үз Ватаныңа карата мәхәббәт хисләре аны тагын да ямьлерәк итәргә, аның тарихы, гореф-гадәтләре турында мөмкин кадәр күбрәк белергә теләүдән башлана. Ә рухилыкны торгызуга нәкъ менә үзеңнең туган җиреңдәге чишмәләрне төзекләндерү кебек изге гамәлләр булыша.
9-11 сентябрь көннәрендә Болгар шәһәрендә (ТР, Спас районы) “Умартачылык. Инфо 2016” IX халыкара умартачылар корылтае булып узды. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгыннан форумда Тимур Галиев – аренда мөнәсәбәтләре бүлеге башлыгы катнашты. “Кызыл Йолдыз урман хуҗалыгы” ДБУдан умартачы Николай Ефремов катнашты.
Корылтай кысаларында анда катнашучылар тәҗрибә уртаклаштылар, шушы тармакның актуаль мәсьәләләре һәм проблемалары хакында сөйләштеләр. Россиянең һәм чит илләрнең әйдәп баручы умартачылары докладлар белән чыгышлар ясадылар. Моннан тыш, күргәзмә оештырылган иде, анда корылтайда катнашучылар умартачылар өчен инвентарь җитештерүчеләрдән тәкъдим ителүче алдынгы технологияләрне күзәтә алдылар.
Николай Ефремов бал конкурсында катнашты. Аның тест уза торган продукты тәм сыйфатлары буенча жюридан югары бәя алды.
Менделеевск кишәрлеге урманчылыгы территориясендә “Алабуга урманчылыгы” ДКУ белгечләре тарафыннан төзелеш калдыкларыннан санкцияләнмәгән чүплек урыны ачыкланды һәм юкка чыгарылды. Татарстанның урман хуҗалыгы хезмәткәрләре көн саен республикадагы яшел байлыкларның чисталыгы сагында тора. Урман инспекторлары урман биләмәләрендә һәм махсус сакланучы табигый территорияләрдә законсыз чүплек урнаштыру урыннарын ачыклау һәм бетерү максатларында даими рәвештә рейдлар үткәреп торалар.
Узган шимбәдә республиканың Саба муниципаль районында Саба урман хуҗалыгының урман тармагында эшләүчеләр арасында урман буенча күп төрле ярышлар узды. “Һөнәрендә иң яхшысы” исеменә лаек булу өчен 150 конкурсант (урман мастерлары, кишәрлек урманчылыклары, егерьлар, умартачылар, урман эшкәртү комплексында эшләүчеләр) көч сынашты. Чараны булачак бәйрәмгә – Урман хезмәткәрләре көненә багышладылар. Тантаналы ачылыш чарасында ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Гомәров Рәис Кәлимулла улы белән Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашты. Урман хуҗалыгындагы 13 алдынгы хезмәткәргә алар түбәндәге бүләкләрне тапшырдылар: “Рослесхозның мактау грамотасы”, “ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының мактау грамотасы” белән “Саба муниципаль районы мактау грамотасы”.
Команда ярышларында җиңүчеләр:
1 урын – агач эшкәртү комплексында эшләүчеләр;
2 урын – Урман селекция-орлыкчылык үзәге хезмәткәрләре;
3 урын – ЯХС хезмәткәрләре
Катнашучы кишәрлек урманчылары арасында 1 урында – Гыйлаҗиев Фәрит Тәлгат улы (Корса урманчылыгы); 2 урында – Гарәфетдинов Рашат Мөхәммәтдин улы (Мишәбаш урманчылыгы); 3 урында – Газизов Нәгыйм Вәли улы (Сабабаш урманчылыгы).
2016 елның 5 сентябреннән башлап 11 сентябренә кадәр Татарстан Республикасында “Яхшылык атнасы” уза. Әлеге көннәрдә ярдәмгә мохтаҗ булган кешеләргә булышлык итүгә юнәлдерелгән төрле-төрле чаралар булачак. Татарстанлыларның күбесе акциягә кушылды инде. “Әгерҗе урманчылыгы” ДКУ белгечләре дә читтә калмады.
Урманчылык һәм урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең көче белән Әгерҗе шәһәрендәге 4 санлы балалар бакчасы МБББУ балалары өчен урамда йөрү мәйданчыгына күләгә әвеслеге төзекләндерелде. Пиломатериал урман арендаторы “Кампромлес” ҖЧҖ тарафыннан бүлеп бирелде. Балалар бакчасы коллективы урманчылыкның һәм урман хуҗалыгының җитәкчесенә, коллективына ярдәмгә чыннан да мохтаҗ булучыларга ярдәм иткәннәре өчен ихлас рәхмәтен белдерде. Яхшылык эшләргә ашыгыгыз!
Ел башыннан бирле Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең (“Арча урман хуҗалыгы” ДБУ, “Кайбыч махсус орлыкчылык комплексы” ДБУ, “Кәләй урман хуҗалыгы” ДБУ, “Кама урман хуҗалыгы” ДБУ, “Лаеш урман хуҗалыгы” ДБУ, “Минзәлә урман хуҗалыгы” ДБУ, “Түбән Кама урман хуҗалыгы” ДБУ, “Нурлат урман хуҗалыгы” ДБУ, “Чирмешән урман хуҗалыгы” ДБУ) ихтыяҗлары өчен урман әзерләү буенча 10 Харвестер Амкодор 2551, Форвардер Амкодор 2661-01 техника комплексы сатып алынды. Махсуслаштырылган техника урман кисүчеләрнең эшен җиңеләйтә, үзагач әзерләү күрсәткечләрен үстерү мөмкинлеген бирә, җитештерүчәнлекне һәм эшнең сыйфатын яхшырта.
Хәзерге вакытта республиканың барлык урманчылыкларында киләсе елның урман культуралары өчен туфрак әзерләү эшләре алып барыла һәм агротехник тәрбия эшләре башкарыла. Гомуми еллык күләме планыннан – 1596,9 га һәм 17062,6 га – оператив мәгълүматларга караганда, эшләр, тиешенчә, 308,1 га һәм 11201,7 га мәйданда башкарылган.
5 сентябрьдә Лубян урман-техника көллияте китапханәсендә тулай торакларның тәрбиячеләре: Щербакова А.К., Усова И.Я. белән Крылова А.Р. террорчылык актларында корбан булучыларны, шулай ук хезмәт бурычларын үтәгәндә һәлак булган махсус хезмәт һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләрен искә алу хөрмәтенә багышланган “Без хәтерлибез” дигән ачык чара үткәрделәр. Балалар остазлары белән бергә террорчылык актларында һәлак булганнарны бер минутлык тынлык белән искә алдылар, аннан соң видеофильм карадылар, аның презентациясе балаларны “террорчылык” төшенчәсе белән таныштыруга, аның белән көрәшүгә юнәлдерелгән иде.
Бүген, 2016 елның 7 сентябрендә, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында Төрекмәнстанның әйләнә-тирә мохит һәм җир ресурслары буенча дәүләт комитетының урман хуҗалыгы идарәсе башлыгы Шамаммет Сарыханов булып китте. Ул Татарстан башкаласына, Сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча төрекмән-татар эш төркеменең дүртенче уртак утырышында катнашу максаты белән, Төрекмәнстан делегациясе составында килде.
ТР урман хуҗалыгы министры Алмас Нәзиров Шамаммет Сарыхановны ведомствоның структур бүлекчәләре белән таныштырды, шуннан соң алар Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы музеенда булдылар һәм Саба районына юл тоттылар. Төрекмәнстан вәкилләрен ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәге, ябык тамыр системасы белән утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән; “Саба” III типлы янгын-химия станциясе белән; урман эшкәртү буенча җитештерү заводындагы цехлар белән таныштырырга планлаштырыла.