Салкыннар белән җылыту сезоны башлану аркасында, шулай ук саклыкханәләрдә һәм диләнкеләрдә әзерләнгән утынлык агач күләмен үз вакытында урнаштыру максатларында Татарстан Республикасы урман хуҗалыклары хезмәткәрләре гражданнарны, учреждениеләрне, оешмаларны һәм башка затларны әзер урман продукциясе – утын белән тәэмин итү буенча чаралар күрәчәк.
Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чарада тармактагы иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылды:
“Урман хуҗалыгының мактаулы хезмәткәре” ведомствоның күкрәк үзгәлек билгесе
Зыятдинов Вакъкас Гайфетдин улы – ТР “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ урман әзерләү-эшкәртү кишәрлеге башлыгы;
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгының мактау грамотасы
Хәйруллин Шамил Мәхмүт улы – “Арча урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе -урманчысы;
Рәхмәтуллина Рәшидә Рәшит кызы – “Сабан өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ агач эшкәртү комплексының ятьмә цехы операторы;
Николаев Юрий Ильич - “Арча урманчылыгы” ДКУ Сурнар кишәрлеге урманчылыгы урманчысы;
Мөхәммәтшин Илдус Газизҗан улы – “Мамадыш урман хуҗалыгы” ДБУ директоры;
Закирова Гүзәлия Идәрис кызы – “Арча урманчылыгы” ДКУ баш бухгалтеры;
Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы рәхмәте
Булатова Чулпан Гарәфетдин кызы – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының финанслар, бухгалтерлык исәбе һәм контроле бүлеге башлыгы;
Газизуллин Рамил Габделбәр улы – Саба муниципаль районының “Саба урман сәнәгате хуҗалыгы” ҖЧҖнең автобус йөртүчесе;
Низамиева Кәүсәрия Хатыйп кызы – “Арча урман хуҗалыгы” ДБУ Сурнар җитештерү кишәрлеге урманчысы;
Томаева Индира Фәйзрахман кызы – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
Газизов Руслан Аудит улы – “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ урман селекция-орлыкчылык үзәге директоры;
“Татарстан Республикасының атказанган урманчысы” мактаулы исеме
Минһаҗев Рөстәм Фатыйх улы – “Саба урманчылыгы” ДКУ урман торгызу инженеры;
Шәйхетдинов Рамил Кәримулла улы – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләт контроле һәм күзәтчелеге бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе;
Татарстан Республикасы Президентының рәхмәте
Низамиев Айрат Әлиф улы – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының мөлкәт белән идарә итү, техник үсеш һәм хезмәт сагы бүлеге башлыгы урынбасары;
Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хаты
“Лубян урман-техника көллияте” ДҺББУ коллективы;
Татарстан Республикасының “Данлы хезмәте өчен” медале
Ярмөхәммәтова Фәһимә Миңнерәкыйп кызы – “Шәһәр яны урманчылыгы” ДКУ инженеры;
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хаты
Хәбиров Нияз Габделъясир улы – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының биотөрлелек бүлеге башлыгы;
Сафин Дамир Нурлыгәт улы – “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ инженер-механигы;
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы
Нигъмәтуллина Фәүзия Шогаеп кызы – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгының финанслар, бухгалтерлык исәбе һәм контроле бүлеге башлыгы урынбасары;
Иванов Валерий Николаевич – “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ харвестер йөртүчесе;
Габделхаков Раил Наил улы – “Кама урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе-урманчысы урынбасары;
Исмәгыйлов Рөстәм Ринат улы – “Идел буе урманчылыгы” ДКУ җитәкчесе-урманчысы урынбасары;
Кондратьев Валерий Михайлович – “Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы” ДБУ форвардер операторы;
Алексеев Олег Николаевич – “Нурлат урман хуҗалыгы”ның урман аударучысы;
Габдрахимова Әлминә Ришат кызы – “Әлмәт урман хуҗалыгы” ДБУ баш икътисадчысы;
Еливанов Спартак Николаевич – “Нурлат урман хуҗалыгы” ТР ДБУ директоры;
Месут Челикташ – “Кастамону Интегрейтед Вуд Индастри” ҖЧҖ үзагач сатып алулар бүлеге башлыгы.
Урман хезмәткәрләре көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы кичәдә Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары А.В.Песошин; Дәүләт Думасы депутаты Ф.С.Сибагатулин; ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте буенча комитеты рәисе Т.Г. Һадиев; Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров; Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министры Ф.С.Габделганиев; Россия ГХМ Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы урынбасары Р.Н. Мотыйгуллин катнашты.
А.В.Песошин билгеләп үткәнчә, Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы актив үсештә. Тармакка алдынгы технологияләр кертелә, зур күләмле проектлар тормышка ашырыла. Ул Татарстанның яшел байлыклары турында кайгыртучы һәм бу өлкәгә зур өлеш кертүче урманчыларга зур хөрмәтен һәм рәхмәтен белдерде.
ТР Урман хуҗалыгы министры А.Ә.Нәзиров үзенең чыгышында болай диде: “Урманчы һөнәре бүген дә ихтыяҗлы һәм актуаль, урман хуҗалыгына киләчәге булган, алга таба үз эшләренең остасына әвереләчәк энергияле яшьләр кирәк. Хәзерге вакытта урман тармагы зур үзгәрешләр кичерә. Җитди техник инновацияле модернизацияләү башланды. Татарстан урманнары Республика Җитәкчелегенең, шәхсән Президент Рөстәм Миңнехановның игътибары үзәгендә. Без Рөстәм Нургали улының ярдәмен һәм теләктәшлеген даими тоеп яшибез, шуның өчен аңа зур рәхмәтлебез! Хөрмәтле урманчылар, ихлас күңелдән сезгә һәм туганнарыгызга, якыннарыгызга сәламәтлек, иминлек, уңышлар һәм республика өчен нәтиҗәле хезмәт итүегезне телим”.
Чара кысаларында урман тармагының иң яхшы хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырылды.
2016 елның 20 сентябрендә Татарстан урманчылары Урман хезмәткәрләре көненә 50 ел тулуны билгеләп үттеләр. Казан Рыштуасы каршындагы мәйданда Татарстан Республикасы Премьер–министры Илдар Халиков урманчыларны котлады һәм урман хуҗалыклары директорларына яңа 32 автомобиль ачкычларын тапшырды. Бүләкләү тантанасында РФ Дәүләт Думасы депутаты Ф.С. Сибагатуллин, Татарстан Республикасының Урман хуҗалыгы министры А.Ә.Нәзиров, Татарстан Республикасының Экология һәм табигый ресурслар министры Ф.С. Габделганиев катнашты.
ТР Хөкүмәте рәисе билгеләп үткәнчә, “Соңгы елларда урман хуҗалыгы хезмәткәрләре тарафыннан урманнарны саклау һәм урман хуҗалыгын үстерү буенча бик зур эшләр башкарылды. Асылда, бер генә зур янгынга да юл куелмады”. Шулай ук Илдар Халиков ел азагына кадәр урманчылар өчен тагын 28 берәмлек техника сатып алу турында планлаштырылуын да әйтте.
Хөрмәтле Россиянең урман тармагы хезмәткәрләре!
Ихлас күңелдән Сезне һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Россия – дөньяның иң зур урман державасы, урман безнең милли казанышыбыз ул. Бер үк вакытта атмосфера һавасы да, биологик төрлелекне саклау да, күпләр өчен урман – яшәү чыганагы өчен зарури шарт та булып тора.
Бөтен планетаның тотрыклы үсешен саклау, дөньяви климат системасының тотрыклылыгын тәэмин итү өчен Россия урманнарының керткән өлеше бик зур. Мин ышанам, урман ресурсларының потенциалы Россия икътисадында әле тулысынча үз ихтыяҗчыларын табып бетермәгән, Россиянең урман байлыклары хәзергегә караганда күбрәк бирергә тиеш. Бер үк вакытта без сезнең белән урманнарны янгыннардан, чирләрдән һәм законсыз кисүләрдән саклау өчен хәлдән килгәннең барысын да эшләргә, илкүләм казанышыбызны саклар өчен Россия урманнарын торгызырга тиешбез.
Урман хуҗалыгында, урман сәнәгате комплексында эшләүчеләргә, тармак ветераннарына хезмәтләрендә уңышлар, эшләрендә Россиянең урман байлыкларын саклауны һәм үрчетүне телим.
Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим!
Россия Федерациясе Табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской
Хөрмәтле дуслар! Мөхтәрәм хезмәттәшләр!
Ихлас күңелдән, Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы колеективы исеменнән һәм шәхсән үземнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Бүген, Экология елы уңаеннан, Россиядәге урман байлыкларын саклау һәм үрчетү мәсьәләләре һәрвакыттагыча актуаль һәм сезнең югары квалификациягез аркасында, үз вазифаларыгызга намуслы мөнәсәбәтегез һәм урманга булган мәхәббәтегез ярдәмендә безгә илнең урман байлыкларын саклау һәм үрчетү мөмкинлеге барлыкка килә.
Менә ярты гасыр инде Россиядә Урман хезмәткәрләре көнен бәйрәм итәләр һәм әлеге сан безнең өчен бик тә әһәмиятле – ул гореф-гадәтләрнең буыннан-буынга күчеп, сакланганлыгы турында сөйли. Илле ел рәттән әлеге көндә урманчылар җыела, үз эшләренә нәтиҗә ясыйлар, лаеклы булганнарына бүләкләр тапшырыла. Урманчы – ул бит һөнәр генә түгел әле, фикерләү рәвеше дә, тормыш стиле дә.
“Урманнар турында кайгырту – ул бүгенге көн турында кайгыртып кына калмыйча, киләчәк буыннар турында да уйлану, урман байлыкларыннан рациональ файдалану, аларны саклау һәм үрчетү – дәүләт бурычларының иң әһәмиятлесе” – Россия урман хуҗалыгының барча тарихында бу төп тезис булып килде.
Быел безгә күп нәрсәне эшләве мөмкин булды – әһәмиятле булган, урман янгыннарына һәм урманнарны законсыз кисүләргә карата безнең көрәш чараларын җәелдерү мөмкинлеген бирә торган федераль законнар кабул ителде, үзагачны исәпкә алу буенча БДАМС системасы гамәлгә кертелде.
Катлаулы һава шартларына карамастан, урманнардагы янгын чыгу вәзгыяте узган ел белән чагыштырмача яхшыра бара. Авиаурмансагының федераль резерв саны арта, урман янгыннары белән көрәштә элек гамәлдә булган вәкаләтләр кайтарыла һәм яңалары булдырыла.
Россиянең урман хуҗалыгы бер урында тормый – илнең икътисадында катлаулы булган кризис чорына карамастан без үсәбез, киңәябез. Монда безгә җәмәгатьчелекнең урман тармагына булган югары игътибары, урман проблемаларын хәл итүдә иҗтимагый оешмаларның һәм битараф булмаган гражданнарның катнашуы ярдәм итә. Аларның инициативасы белән без берсүзсез хуплаган яңа норматив актлар кабул ителде.
Урман хуҗалыгын үстерү бер үк вакытта тармактагы икътисади нәтиҗәлелекне арттыруга һәм урманнарны саклау, урман торгызу һәм урманнарны янгыннардан саклау буенча эшнең нәтиҗәсен арттыруга да юнәлдерелә.
Урманнарны саклау һәм урман сәнәгате тармагының нәтиҗәсен арттыру мәсьәләләрендә сезнең намуслы хезмәтегез, куйган максатларыгызга тугры калуыгыз өчен тирән хөрмәтемне белдерәсем килә.
Мин ышанам, уртак көчләребезне берләштереп, без Россиянең табигый байлыкларын киләчәк буыннар өчен саклый алачакбыз.
Табигый ресурслар һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик
Хөрмәтле урманчылар, урман хуҗалыгы хезмәтчәннәре!
Ихлас күңелдән Сезне Урман хезмәткәрләре көне белән тәбрик итәм!
Урман – бәһасе булмаган, үзенә карата сакчыл караш һәм үзеннән тиешенчә файдалануны таләп итә торган байлыгыбыз ул безнең.
Урманнарны саклау, яклау һәм үстерү мәсьәләләренең елдан-ел тагын да зуррак әһәмияткә ия була баруын без барыбыз да аңлыйбыз. Аларны хәл итү өчен яңадан-яңа алымнар таләп ителә. Урман тармагында эшләүче кешеләр урман хуҗалыгын камилләштерүгә багышланган программаларны эшлиләр. Урманчылар – лаеклы мактауга һәм хөрмәткә ия булган, үз эшләренә искиткеч тугрылыклы булуларын чын мәгънәсендә күрсәтеп, үзләренең һөнәри бурычларын үтәүче, югары квалификацияле белгечләр алар. Безнең барыбыз өчен дә урман үзагач һәм муллык чыганагы гына түгел әле. Ул тормышыбызның, мәдәниятебезнең, тарихыбызның аерылгысыз бер өлеше, экологик иминлек нигезе дә. Без, урманчылар, Татарстан һәм Россия хакына урман байлыкларын саклау һәм үрчетү өчен мөмкин булганның барысын да эшлибез.
Вакыт бер урында гына тормый. Татарстан инновацион үсеш юлыннан бара. Монда ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның өлеше зур. Аның ярдәме белән Саба районында ябык тамыр системасы белән утырту материалы үстерү буенча Европадагы иң эре селекция-орлыкчылык комплексы эшләп килә. Урман фондында һәм а/х формированиеләре җирләрендә яңа урман утыртмалары булдырылды. Урман әзерләү эшләре заманча технологияләр белән алып барыла. 23 янгын-химия станциясе урманнарны янгыннардан саклый. Республикада инде 6 ел рәттән урман янгыннарына юл куелмый. Уртак көч белән, без урман тармагын һәм урман хуҗалыгында эшләүченең абруен үстерү буенча иң яхшы идеяләрне тормышка ашыра алырбыз, дип ышанам. Шушы бәйрәм көнендә республикабызның һәм Россия Федерациясенең яшел байлыгына зур өлеш керткәнегез һәм аның турында кайгыртканыгыз өчен Сезгә рәхмәтемне һәм хөрмәтемне белдерәм. Тармак ветераннарына – әле дә хезмәт итүчеләргә һәм лаеклы ялда булучыларга аерым рәхмәт сүзләре. Сезнең белемнәр һәм намуслы хезмәтегез аркасында без урманчыларның гореф-гадәтләрен саклыйбыз, бу исә урман хуҗалыгын уңышлы үстерүгә ярдәм итә.
Ихлас күңелдән урман тармагында эшләүче барлык хезмәткәрләргә һөнәри уңышлар һәм хезмәтләренең күркәм куанычлар китерүен телим.
Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, сабырлык, ныклык, тынычлык, изгелек телим, гөрләп чәчәк атыгыз, имин булыгыз! Иртәгәсе көнегез тотрыклы һәм ышанычлы булсын!
Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры А.Ә. Нәзиров
2016 елда Урман хезмәткәрләре көненә 50 яшь тула! Революциягә кадәр, урман белән бәйле булган һәркем, Происхождение (Изнесение) Честных Древ Животворящего Креста Господня православия бәйрәмен “Урманчы көне” дип саный, бу бәйрәмне Рус Православиесе Чиркәве борынгы стиль буенча 1 августта яки яңа стиль буенча 14 августта билгеләп үтә. Урманчылар өчен бәйрәмнең тарихы 1862 елда Санкт-Петербург янәшәсендәге Лисино-Корпус бистәсендә башланып китә, анда югарыда аталган бәйрәм хөрмәтенә Россия Урман департаменты храмы торгызыла. Чиркәү Белем бирү урманчылыгы ихтыяҗлары өчен төзелә. Бирегә бәйрәмнәрдә Урманчылар корпусында хезмәт итүчеләр килә.
1898 елда Россиядә урманга бәйле тагын бер бәйрәм барлыкка килә, ул фактта Урманчы көнен алмаштыра. Аны Агач утыртулар көне итеп атыйлар. Беренче мәртәбә мондый көннәрне Урман департаментының йөз еллык юбилеена багышланган бәйрәм алдыннан үткәрәләр. Бу көнне билгеләп үтүнең максаты үсеп килүче буында табигать карата мәхәббәт тәрбияләүдән, балаларны һәм өлкәннәрне урман һәм аның кешеләргә китергән файдасы белән таныштырудан, планетадагы урманнарны саклау зарурлыгы хакында аңлатудан гыйбарәт була.
Революциядән соң, 1920 елда, Мәскәүнең Сокольниктагы Яшь табигать сөючеләр станциясе агач утырту көннәрен билгеләп үтүгә нигез сала. 1922 елдан башлап аны Урман көне алмаштыра. 1926 елда “Урманчы” журналында болай диелә: “Итоги ряда лет с полной очевидностью выявили жизненность нашего нового революционного праздника – Дня леса… Нужно продолжить эту работу по её углублению и расширению, нужно, чтобы этот праздник, наконец, вошел не только в сознание широких масс трудового населения, но чтобы оно его само знало, само понимало о нём, само готовилось к нему. О значении Дня леса не приходится говорить: оно громадно”.
1966 елның 13 августында СССР Югары Советы Президиумының Урман хезмәткәре көнен гамәлгә кую турындагы Указы кабул ителә. “Урман хезмәткәре көнен хезмәт җиңүләре, яңа урманнарга нигез салулар, мемориаль парклар һәм скверлар төзеп билгеләргә кирәк. Урман хезмәткәре көне – ул халыкара бәйрәм. Миллионнарча кешеләргә урманнарыбызның язмышлары бик мөһим. Урманчыларга халык өчен, кыйммәтле урман биләмәләрен һәм табигый ядкәрдәрне күрсәтеп, экскурсияләр оештырырга, урман хуҗалыгын үсештә булуын чагылдыручы күргәзмәләр әзерләргә, лекцияләр, әңгәмәләр үткәрергә, урман турындагы белемнәрне һәм урман хуҗалыгындагы казанышларны киң күләмдә басма матбугатта, радио һәм кино аша пропагандаларга кирәк”, – дигән сүзләр белән 50 ел элек урман хезмәткәрләре “Урман хуҗалыгы” журналында һөнәри бәйрәм булдыруга мөрәҗәгать итә.
1980 елда, СССР Югары Советы Президумының 01.10.1980 № 3018-Х Указы нигезендә сентябрьнең өченче якшәмбесен бәйрәм итү билгеләнә, шулай ук әлеге Указ нигезендә бәйрәмнең заманча аталышы да ачыклана – Урман хезмәткәрләре көне.
2016 елның 20 сентябрендә Урман хуҗалыгы министрлыгы үзенең һөнәри бәйрәмен – 50 еллык юбилей датасын – Урман хезмәткәрләре көнен билгеләп үтә. Бәйрәм уңаеннан С.Сәйдәшев исемендәге ДЗКЗ бинасы янында 14.30 сәгатьтә 32 урман хуҗалыгы директорына яңа автомобиль ачкычларын тапшыру тантанасы булачак. 15.00 сәгатьтә “Казан” ММҮ бинасында бәйрәм концерты узачак, анда Татарстан урман хуҗалыгындагы иң яхшы хезмәткәрләргә бүләкләр тапшырылачак.
“Лубян урман-техника көллияте” ДБҺБУ стадионында Урман хезмәткәрләре көненә багышланган тантаналы чара булды. Көллият хезмәткәрләре мактау грамоталары, ә урман хуҗалыгы ветераннары кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнде. Бүләкләүләрдән соң көллият стадионында көллият студентлары арасында спорт ярышлары узды. Спорт урман тармагында эшләүчеләрнең тормышында аерылгысыз бер өлеше булып тора. Аларга күп энергия таләп ителә, аларның барлык тормышы – хәрәкәттә, шуңа күрә, урманчыларның сәламәтлеген ныгыту максатларында, көн саен спорт белән шөгыльләнү зарур. Катнашучы барлык студентларга, спорт ярышларында җиңүчеләргә кыйммәтле призлар тапшырылды.