Урман хезмәткәрләре көненә – 50 ел

2016 елның 19 сентябре, дүшәмбе

2016 елда Урман хезмәткәрләре көненә 50 яшь тула! Революциягә кадәр, урман белән бәйле булган һәркем, Происхождение (Изнесение) Честных Древ Животворящего Креста Господня православия бәйрәмен “Урманчы көне” дип саный, бу бәйрәмне Рус Православиесе Чиркәве борынгы стиль буенча 1 августта яки яңа стиль буенча 14 августта билгеләп үтә. Урманчылар өчен бәйрәмнең тарихы 1862 елда Санкт-Петербург янәшәсендәге Лисино-Корпус бистәсендә башланып китә, анда югарыда аталган бәйрәм хөрмәтенә Россия Урман департаменты храмы торгызыла. Чиркәү Белем бирү урманчылыгы ихтыяҗлары өчен төзелә. Бирегә бәйрәмнәрдә Урманчылар корпусында хезмәт итүчеләр килә.

1898 елда Россиядә урманга бәйле тагын бер бәйрәм барлыкка килә, ул фактта Урманчы көнен алмаштыра. Аны Агач утыртулар көне итеп атыйлар. Беренче мәртәбә мондый көннәрне Урман департаментының йөз еллык юбилеена багышланган бәйрәм алдыннан үткәрәләр. Бу көнне билгеләп үтүнең максаты үсеп килүче буында табигать карата мәхәббәт тәрбияләүдән, балаларны һәм өлкәннәрне урман һәм аның кешеләргә китергән файдасы белән таныштырудан, планетадагы урманнарны саклау зарурлыгы хакында аңлатудан гыйбарәт була.

Революциядән соң, 1920 елда, Мәскәүнең Сокольниктагы Яшь табигать сөючеләр станциясе агач утырту көннәрен билгеләп үтүгә нигез сала. 1922 елдан башлап аны Урман көне алмаштыра. 1926 елда “Урманчы” журналында болай диелә: “Итоги ряда лет с полной очевидностью выявили жизненность нашего нового революционного праздника – Дня леса… Нужно продолжить эту работу по её углублению и расширению, нужно, чтобы этот праздник, наконец, вошел не только в сознание широких масс трудового населения, но чтобы оно его само знало, само понимало о нём, само готовилось к нему. О значении Дня леса не приходится говорить: оно громадно”.

1966 елның 13 августында СССР Югары Советы Президиумының Урман хезмәткәре көнен гамәлгә кую турындагы Указы кабул ителә. “Урман хезмәткәре көнен хезмәт җиңүләре, яңа урманнарга нигез салулар, мемориаль парклар һәм скверлар төзеп билгеләргә кирәк. Урман хезмәткәре көне – ул халыкара бәйрәм. Миллионнарча кешеләргә урманнарыбызның язмышлары бик мөһим. Урманчыларга халык өчен, кыйммәтле урман биләмәләрен һәм табигый ядкәрдәрне күрсәтеп, экскурсияләр оештырырга, урман хуҗалыгын үсештә булуын чагылдыручы күргәзмәләр әзерләргә, лекцияләр, әңгәмәләр үткәрергә, урман турындагы белемнәрне һәм урман хуҗалыгындагы казанышларны киң күләмдә басма матбугатта, радио һәм кино аша пропагандаларга кирәк”, – дигән сүзләр белән 50 ел элек урман хезмәткәрләре “Урман хуҗалыгы” журналында һөнәри бәйрәм булдыруга мөрәҗәгать итә.

1980 елда, СССР Югары Советы Президумының 01.10.1980 № 3018-Х Указы нигезендә сентябрьнең өченче якшәмбесен бәйрәм итү билгеләнә, шулай ук әлеге Указ нигезендә бәйрәмнең заманча аталышы да ачыклана – Урман хезмәткәрләре көне.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International