Төньяк Казакъстан өлкәсе делегациясе визиты

2017 елның 27 ноябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министр Алмас Нәзировның Төньяк Казахстан өлкәсенең урман хуҗалыгы делегациясе белән очрашуы булды. Килүләренең максаты – тәҗрибә алмашу һәм үзара хезмәттәшлек итү. Хәзерге вакытта Казакъстан Республикасының Төньяк Казакъстан өлкәсе хакимиятенең Табигать ресурслары һәм табигатьтән файдалануны җайга салу идарәсе белгечләре, соңыннан урман фондына утырту өчен, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү ысулларын кертү мәсьәләләрен өйрәнә. Аралашу барышында министр казахстанлы коллегаларын Татарстан урман хуҗалыгы эшчәнлеге, шул исәптән Саба районының бер елга ябык тамыр системалы 12 млн данә утырту материалы үстерелә торган Урман селекция-орлыкчылык үзәге эше белән таныштырды. Казакъстан вәкилләре исә үзләренең урман ресурслары турында сөйләде. Аларда дәүләт урман фондының гомуми мәйданы – 550 мең га, шуның 430 меңе урман белән капланган. Төньяк Казакъстан өлкәсе урманнарында нигездә каен (88%) үсә, нарат 6 % чамасы икән.

Гомумән алганда, очрашу барышында якларның үзара аралашуының перспектив юнәлешләре, алга таба хезмәттәшлек итү мөмкинлекләре турында фикер алыштылар. Аннан соң делегация, ябык тамыр системалы утырту материалын үстерү тәҗрибәсе белән танышу өчен, Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International