"Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясенә йомгак ясалды

2018 елның 17 сентябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясенә йомгак ясалды. 8 сетябрьдән 14 сентябрьгә кадәрге бер атна дәвамында урманчылыклардагы хезмәткәрләр һәм урман хуҗалыкларында эшләүчеләр әлеге акцияне уздыруда актив катнашты. Акция барышында торак пунктларына чиктәш булып торучы урман парклары һәм урман территорияләре җыештырылды. 1150 м3 күләмендә каты көнкүреш калдыгы, коры-сары һәм ауган агачлар җыелды һәм чыгарылды. Шулай ук акция кысаларында 300 кг имән чикләвеге җыелды һәм гомуми белем бирү мәктәпләрендә 68 экология дәресе уздырылды.

Республиканың "Урман атнасы-2018" табигать саклау акциясе Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан урманнарда уңайлы санитар-экологик торыш булдыру, шулай ук урманга карата сакчыл караш тәрбияләү максатларында һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының  2018 елның 23 августындагы 2239-р номерлы боерыгы нигезендә уздырылды.

6 октябрьдә массакүләм агач утырту чарасы узачак, аның кысаларында Татарстанның барлык муниципаль районнарында истәлекле агачларга, аллеяларга һәм скверларга нигез салу – барлыгы 1,3 млн яңа агач утырту планлаштырыла. Өстәвенә, урман территорияләрен чистарту әле төгәлләнмәде, якын киләчәктә республикада "Татарстанның чиста урманнары" акциясе башланачак, урманчылар республикада яшәүчеләрнең барысын да генераль өмәгә чакыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International