Бүген Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында гадәттән тыш хәл килеп чыгу очрагында хезмәткәрләрне эвакуацияләү буенча күнекмәләр уздырылды.
Чара барышында шартлаткыч җайланмага охшаган предметны ачыклау имитацияләнде. Җаваплы затлар шунда ук мәгълүматны сак постындагы кизү торучыга тапшырды, анысы кичекмәстән янгын сигнализациясен кабызды. Беренче минут дәвамында гомуми эвакуация башланды – хезмәткәрләр оешкан һәм оператив рәвештә министрлыкның административ бинасыннан чыгып китте.
Күнекмәләр тәмамлангач, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре шартлаткыч җайланмага охшаш предмет ачыкланган очракта эш итү тәртибен белә, дигән нәтиҗә ясалды. Эвакуация тиз арада һәм куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәп уздырылды.