Татарстан урманчылары һәм "Халык контроле" урманда санкциясез чүплекне юкка чыгарды

2018 елның 25 октябре, пәнҗешәмбе

"Шәһәр яны урманчылыгы" ДКУ һәм "Укыту-тәҗрибә Шәһәр яны урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре урман фонды территориясендә каты коммуналь калдыклар һәм эре габаритлы калдыкларның санкциясез чүплеген юкка чыгару буенча эш башкарды.

19 октябрь көнне пычрану факты турында хәбәр "Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасы аша алынды, аңа урман фонды җирләрен көнкүреш калдыклары белән чүпләү турында гражданнардан күп санлы мөрәҗәгатьләр килә.

Чүп чыгару урман контроле компетенциясенә кермәсә дә, республика Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре даими рәвештә үз көчләре һәм мөмкинлекләре хисабына көнкүреш чүпләрен җыю һәм чыгару белән шөгыльләнә, актив гражданнарны җәлеп итеп, урманны чистарту буенча акцияләр оештыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International