Лубян урман-техника көллиятендә Беренче курста укучы көнен билгеләп уздылар

2018 елның 26 октябре, җомга

Булачак урманчылар Лубян урман-техника көллиятенең 1 нче курс студентына багышлау тантанасында катнашты.

Тантаналы чара вакытында Татарстанның булачак урман хуҗалыгы хезмәткәрләре каршысында мәгариф учреждениесе директоры Рим Фазыл улы Фәхраҗиев чыгыш ясады. Ул төбәк өчен урманчы һөнәренең әһәмияте турында сөйләде, балаларга сайлаган һөнәрләрен үзләштерү өчен уңышлы итеп һәм тырышып укуларын теләде.

Беренче курста укучы программасын көллиятнең тулай торак тәрбиячеләре эшләгән. Бәйрәмгә 1 нче курс студентларын гына түгел, ә өлкән курста укучыларны да чакырганнар. Дустанә атмосферада укучылар һәм укытучылар кызыклы викторинада, күңелле конкурсларда, эстафеталарда катнашты, шулай ук сәнгать номерлары да күрсәтелде.

Бәйрәм тәмамлангач беренче курста укучылар урман-техника көллияте студенты антын кабул итте.

Булачак урманчыларыбызга һөнәр үзләштерүдә уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International