Татарстан Республикасының дәүләт хезмәткәрләре һәм муниципаль хезмәткәрләр спартакиадасы кысаларында узган ялларда өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгыннан Наил Мирсияпов, Риназ Мөхәммәтҗанов һәм Наталья Хәйретдинова катнашты, алар ярышларда яхшы спорт күнекмәләренә ия булуын күрсәтте.
Спартакиада республиканың дәүләт учреждениеләре арасында дәүләт граждан һәм муниципаль хезмәткәрләрне физик камилләштерү өчен шартлар тудыру, Татарстан территориясендә физик культура-спорт хәрәкәтен саклау һәм үстерү максатларында уздырыла.