Булачак урманчылар урман хуҗалыгы өлкәсендәге алдынгы технологияләр белән танышты

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Лубян урман-техника көллияте студентлары белем-тәрбия алу максатларында урман хуҗалыгы өлкәсендә Татарстан Республикасының алдынгы предприятиеләрнең берсе белән танышу өчен "Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы" ДБУ булды.

Экскурсия барышында студентлар Европадагы иң зур предприятиеләрнең берсе – Урман селекция-орлыкчылык үзәгенә бардылар, дендрология бакчасын, оранжереяны, агач эшкәртү цехын, урманны яклау музеен һәм боз сараен карады.

Балаларга кызыклы экскурсия бик ошады, һәм өйләренә кайткач алар бер-берсен бүлдерә-бүлдерә уңай хис-кичерешләре белән уртаклашты. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International