Равил Кузюров министрлык аппараты белән киңәшмә уздырды

2018 елның 29 октябре, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров урынбасарлар һәм ведомствоның профильле бүлекләре җитәкчеләре белән киңәшмә уздырды.

Киңәшмә барышында Р.Кузюров элегрәк министрлык хезмәткәрләренә бирелгән йөкләмәләрнең үтәлүе турында нәтиҗәләрне тыңлады. Урман хуҗалыгы министрлыгы искәрткән төп темалар урман дәүләт контролен көчәйтү, урманнарда законсыз агач кисүләрне ачыклау максатында "Агач ташучы машина" профилактика чарасын оештыру һәм уздыру, 2019 елга Татарстан Республикасы мәктәп урманчылыклары арасында сайлап алу конкурсларын уздыру программаларын әзерләү мәсьәләләренә багышланды.

Министр киңәшмәдә катнашучылар игътибарын санитар-савыктыру чараларын таләп итүче урман утыртмалары мәйданнарын билгеләү эшләрен оештыруга юнәлтте.

"Безнең эшчәнлекнең максаты – республика урман фондын саклау һәм үрчетү. Безнең һәркайсыбыз, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре, минут саен әлеге төп һәм җаваплы бурыч турында истә тотарга тиеш", – Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров аппарат киңәшмәсен шундый сүзләр белән тәмамлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International