Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгы хезмәткәрләре министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов җитәкчелегендә "Кастомону Интегрейтед Вуд Индастри" ҖЧҖ – "Алабуга" махсус икътисадый зонасындагы иң эре резидентларның берсе булган төрек компаниясе вәкилләре белән киңәшмәдә катнашты.
Министрлык белән МДФ плитәләрен җитештерүче төрек компаниясе арасындагы хезмәттәшлек 2013 елдан бирле дәвам итә. Гадәттәгечә һәр ел азагында уздырыла торган чираттагы эшлекле очрашуда яклар 2019 елда Министрлык буйсынуындагы учреждениеләр тарафыннан агач материалын әзерләү һәм компания заводына төяп озату мәсьәләләре турында сөйләште.