ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы җитәкчелеге "Чиста булачак" хәрәкәте активистларын Рәхмәт хатлары белән бүләкләде

2018 елның 30 октябре, сишәмбе

Урман хуҗалыгы министрлыгының эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов "Чиста булачак!" хәрәктендә актив катнашучыларны тантаналы рәвештә бүләкләү чарасында катнашты.

Яшьләр хәрәкәте балаларны һәм яшьләрне экологик агарту, табигать саклау һәм киң күләмле санитар акцияләр уздыру белән шөгыльләнә. Бүген "Чиста булачак!" экологик чаралары халык арасында популярлык казанды һәм Татарстан Республикасының 45 муниципаль берәмлегендә уздырыла.

Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров исеменнән ведомствоның эшләр белән идарә итүчесе Илгизәр Зарипов "Чиста булачак!" яшьләр экология хәрәкәте вәкилләрен, 146 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбе укытучыларын, "Катнашу эзләре" проектының координаторы Денис Сергеевич Ирисовны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

"Хезмәтегез, Татарстан урманнарына булган сакчыл мөнәсәбәтегез өчен зур рәхмәт сезгә! – дип мөрәҗәгать итте Илгизәр Зарипов хәрәкәт активистларына. – Сезнең белән берлектә безнең урманнарда, чыннан да, чиста булачак!"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International