Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов җитәкчелегендә, ведомствоның профильле бүлекләре җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы вәкилләре һәм "АВЕРС информ" ҖЧҖ компаниясе белгечләре катнашында, министрлыкның, ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең һәм тулаем алганда республика урман комплексының эшен оптимальләштерү максатында, белешмәләр җыю һәм хисаплылык формалаштыру буенча "Аверс" автомат системасыннан файдалану мәсьәләләренә багышланган киңәшмә узды.
Бүген әлеге программа продукты илнең урман тармагы учреждениеләрендә популяр. "АВЕРС: Управление лесным фондом ПРОФ" системасы урман хуҗалыгы хезмәткәрләренең җитештерүчәнлек нәтиҗәсен арттырырга һәм аны тикшерүдә тотарга мөмкинлек бирә, урман тармагының беренчел документларын исәпкә алу һәм әзерләү, бюджет түләүләрен администрацияләү, дәгъва һәм шикаять белдерү, хисаплылыкны автоматлаштырылган рәвештә әзерләү бурычларын һәм урман хуҗалыгына идарә итү өлкәсендәге башка оператив мәсьәләләрне хәл итә.