Лубян урман-техника көллияте студенты "Подрост 2018" конкурсында 3 урын алды

2018 елның 2 ноябре, җомга

"Подрост" россиякүләм юниорлар урман конкурсы Россиянең белем бирү оешмаларында укучыларның урман экосистемаларын өйрәнүгә кызыксынуын арттыру һәм аларда экологик үзаң формалаштыруга, тормышта үз юлыңны табып, үзең өчен һөнәр ачыклауга  юнәлдерелгән гамәли табигать саклау эшчәнлегенә җәлеп итү максатында уздырыла.

Быел юниорлар конкурсы Мәскәү өлкәсенең "Солнечная поляна" пансионаты базасында 29-31 октябрь көннәрендә узды. Лубян урман-техника көллиятендә укучылар әлеге чарада даими рәвештә катнашып килә һәм призлы урыннар яулый. "Подрост 2018" конкурсында Татарстаннан Лубян урман-техника көллияте студенты Сергей Парамонов катнашты. Ул тикшеренү эшен әзерләгән иде һәм "Студентларның иң яхшы сынау-тикшеренү эше" номинациясендә 15 көндәше белән көч сынашты.

Сережа газиз көллиятенең данын яклады һәм мактаулы 3 нче урынга лаек булды.

Үзебезнең студентны лаеклы җиңү яулавы белән тәбрик итәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International