Татарстан Республикасының урман хуҗалыкларында урман хасил итүче төп токым орлыкларын әзерләү эше бара. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре мәгълүматларына караганда, быелның 16 ноябренә булган торышында 40.1 мең кг орлык әзерләнгән, алардан нарат – 493 кг, чыршы – 90 кг, карагай – 174 кг, имән – 73,9 мең кг артык, башка токымнар 0,4 мең кг.
Орлыкларның иң күп өлеше – "Кайбыч махсус орлыкчылык урман хуҗалыгы" ДБУ. Лидерлар арасында шулай ук – "Мамадыш урман хуҗалыгы" ДБУ һәм "Арча урман хуҗалыгы" ДБУ.