Республика урманчылары һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара

2018 елның 17 ноябре, шимбә

Татарстан урманчылары республика мәктәпләрендә һәм урта белем бирү йортларында һөнәри юнәлеш бирү буенча актив эш алып бара. Кичә, 16 ноябрьдә, Казан ш. Яңа Савин районындагы "23 номерлы мәктәп" МБМУ учреждениесендә "Идел буе урманчылыгы" ДБУ урманчы-җитәкчесе Рөстәм Исмәгыйлов булды. Ул икенче сыйныф укучылары өчен "Урман дәресе" уздырды.

Рөстәм Исмәгыйлов укучыларны Татарстанның урман хуҗалыгы һәм тармак белгечләре алдында торучы бурычлар белән таныштырды. Балалар урман фондын оештыру буенча уздырыла торган эшләр, урманнарда яшәүче хайваннар турында, шулай ук урман ресурсларыннан рациональ файдалану әһәмияте турында белделәр. Очрашу азагында "Урманда үзеңне ничек итеп дөрес тотарга" белешмәлекләре таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International