Равил Кузюров спортның су төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа “Мирас” спорт-савыктыру комплексын ачу тантанасында катнашты

2018 елның 19 ноябре, дүшәмбе

Бүген Әлмәт шәһәрендә спортның су төрләре белән шөгыльләнү өчен яңа “Мирас” спорт-савыктыру комплексын ачу тантанасы булды. Тантаналы чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР урман хуҗалыгы министры, ТР Йөзү федерациясе президенты Равил Кузюров, Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин һ.б. катнашты.

Заманча күпфункцияле үзәк барлык заманча стандартларга җавап бирә. Объектның гомуми мәйданы 12 квадрат метр тәшкил итә, ә бассейн чәшкәсенең зурлыгы – 50 метр. Суның чисталыгы суны әзерләү һәм фильтр аша үткәрү буенча махсус система ярдәмендә тәэмин ителәчәк.

Ун юллы зур чәшкәдән тыш, балалар өчен 10 метрлы бассейн урнаштырылган. “Мирас” шулай ук тренажерлар залы белән тәэмин ителгән, биредә медицина блогы һәм Актив озын гомер үзәге урнашкан. Спорт комплексында сәламәтлеге буенча мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен кирәкле барлык шартлар тудырылган.

 

ТР Президентының матбугат хезмәте материаллары файдаланылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International