Татарстан районнарында ликвид булмаган агач материалын җыештыру дәвам итә

2018 елның 22 ноябре, пәнҗешәмбе

Татарстан районнарында ликвид булмаган агач материалын җыештыру дәвам итә. Мисал өчен, ТР "Лениногорск урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Лениногорск ш. урман-парк зонасында шундый эшләрне башкарды. Барлыгы 14 гектар җир чистартылды.

ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ хезмәткәрләре 5 гектарлы Азнакай кишәрлеге урманчылыгы җирендә ликвид булмаган агач материалын җыештырды, ТР "Аксубай урманчылыгы" ДКУ - Аксубай кишәрлеге урманчылыгының 3 гектарлы мәйданында.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре билгеләгәнчә, ликвид булмаган агачлар җил, давыл, кар, өслек янгыннары һәм башка төрле китерелгән зыян нәтиҗәсендә һәлак булган урыннарда агачларның гомуми запасыннан 90%ыннан артыграк өлеше ликвид булмаган очракта җыеп алына. Беренче чиратта, эшләр махсус сакланучы кишәрлекләрдә, рекреация зоналарында, урман паркларында, санитар-гигиеник һәм савыктыру функцияләрен үтәүче урманнарда, юллар буйларында урнашкан яклагыч полосаларда, мемориаль утыртмаларда һәм аеруча кыйммәтле башка урман биләмәләрендә башкарыла. Башкача максатчан билгеләнештәге һәм яклаучы урманнарның башка категорияләрендәге җирләрдә ликвидлы булмаган агачны җыештыру урманнарда зарарлы организмнарның чыганаклары барлыкка килү яисә янгын куркынычы булган очракларда башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International