2018 елның 12 декабрендә 12.00 сәгатьтән башлап 20.00 сәгатькә кадәр, Россия Федерациясе Президенты йөкләмәсе нигезендә, Россия Федерациясенең дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарында Россиякүләм гражданнарны кабул итү көне узачак.
Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министрлыгында кабул итү түбәндәге адрес буенча гамәлгә ашырылачак: Казан ш., Ямашев пр., 37а
ТР Урман хуҗалыгы компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:
- урман фондыннан файдалану, аны саклау, яклау һәм урманнарны яңадан торгызу мөнәсәбәтләрен җайга салу;
- федераль дәүләт урман күзәтчелеге (урман сагы), урманнарда федераль дәүләт янгын күзәтчелеге, урман үсемлекләре орлыкларына карата орлыкчылык өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге.
Алдан язылу 8 (843) 221-37-02 телефоны буенча гамәлгә ашырыла (алдан язылу мәҗбүри түгел).