Татарстанда "Агач ташучы машина" операциясе дәвам итә

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасында, 2013 ел, 28 декабрь, № 415-ФЗ федераль законны гамәлгә ашыру кысаларында, "Агач ташучы машина" оператив-профилактика чарасы дәвам итә.

2018 елда Татарстанның дәүләт инспекторлары тарафыннан, агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчергән өчен, Административ хокук бозулар турында РФ кодексының 8.28.1 статьясының 5 өлеше буенча административ хокук бозулар турында 25 эш кузгатылды, 1 млн сумнан артык административ штраф салынды. Хилафлыкларга юл куйган затларга карата Казан районара табигать саклау прокуратурасы хезмәткәрләре белән берлектә җитешсезлекләрне бетерү турында йогынты актлары чыгарылды.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре кисәтә: агач материалын урман законнарында билгеләнгән тәртиптә рәсмиләштерелгән рөхсәт документларыннан тыш транспорт белән күчерү вазыйфаи затларга, агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 30 мең сумнан 50 мең сумга кадәр; юридик затларга карата,  агач материалын һәм (яки) административ хокук бозу коралы булып торучы транспорт чараларын конфискацияләп яки аннан башка, 500 мең сумнан алып 700 мең сумга кадәр административ штраф салуга сәбәп була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International