Равил Кузюров урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрнең ИФО төбәкләрендә үтәлүе һәм урман тармагын декриминаллаштыру мәсьәләләренә багышланган киңәшмәдә катнашты

2018 елның 26 ноябре, дүшәмбе

Узган атна азагында Түбән Новгородта РФ Президентының ИФОда вәкаләтле вәкиле Олег Машковцев урман мөнәсәбәтләре өлкәсендә тапшырылган вәкаләтләрнең Идел буе федераль округы төбәкләрендә үтәлүе, шулай ук урман тармагын декриминаллаштыру мәсьәләләре буенча киңәшмә уздырды.

Видеоконференция режимында узган киңәшмәдә Рослесхоз, ИФОда РФ Генераль прокуратурасы идарәсе, Россия ЭЭМ һәм ГХМ төбәк идарәләре вәкилләре, шул исәптән Татарстан Республикасыннан ТР буенча баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров катнашты.

Киңәшмә башында Рослесхоз вәкилләре анда катнашучыларга ИФО төбәкләрендә урманнардан файдалануга Җирне дистанцион зоналарга бүлү ярдәмендә башкарылган мониторинг нәтиҗәләре турында мәгълүмат җиткерде. Билгеләп үтелгәнчә, тапшырылган "урман" вәкаләтләрен үтәүнең нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук күрсәтелгән эшчәнлекне тикшерүдә тоту өчен, космостан төшерелгән сурәтләр Рослесхозда да, шулай ук округ төбәкләрендә дә күбрәк кулланыла.

Утырышта катнашучылар шулай ук агач материалын әзерләү һәм аның әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны чикләү, шулай ук тулаем алганда урман тармагын декриминаллаштыру буенча чараларны гамәлгә ашырудагы проблемалы төп мәсьәләләр турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International