Лубян урман-техника көллияте студентлары һәм хезмәткәрләре Спорт ориентациясе буенча ачык чемпионатта һәм Әлмәт ш. беренчелегендә катнашты. Ярышлар 24 ноябрь көнне Татарстан нефтенең 60 еллыгы ис. шәһәр паркында узды.
Ярышларда барлыгы 245 кеше катнашты. Аларга топографик картаны өйрәнү һәм җирлектә ориентация алу буенча үзләренең күнекмәләрен күрсәтергә кирәк иде.
Ярышлар нәтиҗәсендә Лубян урман-техника көллияте вәкилләре үз яшенә караган категорияләрдә берничә призлы урынга лаек булды. Беренче урынны студент Александр Ерохин һәм укытучылар Елена Усова һәм Елена Тихонова алды, икенчедә - студентка Милана Егорова, өченчедә – студентка Карина Әхмәтҗанова һәм рәссам-бизәүче Виктор Зайцев.
Соңыннан Лубян урман-техника көллияте делегациясе Әлмәт физик культура көллиятендә булды. Студентларга Әлмәт ш. көллиятне оештыру тарихы һәм аның атаклы чыгарылыш укучылары турында сөйләделәр.