2018 елның 23 ноябреннән 25енә кадәрге чорда "Регина" КК базасында Татарстан Республикасы экологик хәрәкәте активистлары өчен чираттагы ирекле экологик смена узды. Сменаны оештыручы булып ТР Яшьләр эшләре министрлыгы булышлыгы белән "Татарстан Республикасы Ихтыярилыкны үстерү үзәге" катнашты.
Смена чаралары кысаларында "Бергәләшеп уртак эш башкарырбыз" панель дискуссиясе булды. "Түгәрәк өстәл" экспертларының берсе булып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урманнарны яңадан торгызу һәм урман үрчетү бүлегенең әйдәп баручы консультанты Андрей Атаманов катнашты.
Дискуссиядә катнашучылар - республика мәктәпләренең өлкән сыйныфларында укучылар һәм югары уку йортлары студентлары - 8 төркемгә бүленде. Аларның һәркайсына "экологик тәрбия", "чүпне аралап җыю", "пычранган һава", "хайваннар (кыргый һәм йорт)" кебек темалар буенча кыска сроклы, урта сроклы һәм озак сроклы максатларны билгеләргә һәм компетентлы жюри әгъзалары каршысында үзләренең проектларын якларга туры килде.