Татарстанга эш визиты белән Свердлау өлкәсе делегациясе килде

2018 елның 27 ноябре, сишәмбе

Татарстанга эш визиты белән Свердлау өлкәсе делегациясе килде, аңа әлеге төбәкнең Урман хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары Владимир Бережнов җитәкчелек итте. Шулай ук аның составында "Лесхозинвест" ҖЧҖ директоры Евгений Жигулин, Урал дәүләт урман-техника университетының урманчылык кафедрасы доценты Антон Оплетаев  һ.б. катнашты.

Бүген Свердлау өлкәсе делегациясе белән ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов һәм Рәис Гомәров очрашты. Очрашуда катнашучылар урман торгызу буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашты һәм урман фондын саклау һәм арттыру буенча актуаль мәсьәләләр хакында сөйләште.

Соңыннан делегация әгъзалары Саба муниципаль районының Лесхоз поселогындагы ТР Урман селекция-орлыкчылык үзәгендә булдылар, биредә теплицаларны, кәлшәләрне чыныктыру һәм үстереп бетерү полигонын, аларны саклау өчен суыту корпусын һәм башка урыннарны карадылар.  Свердлау өлкәсеннән килгән белгечләргә үзәкнең җитештерү куәтенең елына ябык тамыр системалы 12 млн данә утырту материалыннан гыйбарәт булуы хакында сөйләделәр. Карау барышында аңлатмаларны УСОҮ директоры Руслан Газизов җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International