2018 елда Татарстанда 2.3 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләре уздырылды

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда "2014-2021 елларга Татарстан Республикасы урман хуҗалыгын үстерү" программасының "Урманнарны яңадан торгызу" кече программасын гамәлгә ашыруга йомгак ясалды.

Аның кысаларында 2.3 мең гектардан артык мәйданда урман торгызу эшләре уздырылды. 2.4 мең гектардан артык мәйданда яклагыч урман утыртмалары утыртылды, алардан яр-сыза – 2.2 мең га, кыр яклагыч урман утыртмалары – 167 га, су саклаучы – 59 га. Шулай ук кыр яклагыч утыртмаларда түбәндәге эшләр уздырылды: чыбык-чабык җыештыру – 143 га, сайланма кисүләр – 578 га, булган утыртмаларны тулыландыру – 32 га.

Урман хасил итүче төп токым орлыклары 40.1 тонна әзерләнде, ш.и. 737 кг ылыслы токым һәм 11.3 тоннадан артыгы – яхшыртылган нәселдәнлек үзлекләре белән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International