ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында урман фонды торышын мониторинглау һәм тикшерүдә тоту буенча геомәгълүмат сервисын эшләү мәсьәләләре турында сөйләштеләр

2018 елның 28 ноябре, чәршәмбе

Бүген Министрлыкта урман фонды торышын мониторинглау һәм тикшерүдә тоту буенча геомәгълүмат сервисын эшләү мәсьәләләре буенча киңәшмә узды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы һәм Иннополис университеты вәкилләре катнашты.

Исегезгә төшерик, хәзерге вакытта Татарстанда дистанцион зоналарга бүлү белешмәләре нигезендә урман фонды торышын мониторинглау һәм тикшерүдә тоту буенча геомәгълүмат сервисын ясау эшләре алып барыла. Сервис прототипын ясау этабында 60 мең гектар тирәсе мәйданда фонд җирләренә анализ үткәрелде, диләнке чикләре белән 1.5 мең тирәсе объект һәм урман патологиясе булган 400 объект цифрлаштырылды. 2019 елда әлеге сервисны ТР урман фонды ДМС интеграцияләүне төгәлләү планлаштырыла.

Киңәшмәдә катнашучылар Татарстанның барлык территориясендә мониторинглау мөмкинлекләре, шулай ук тулаем алганда геомәгълүмат системаларын үстерү тенденцияләре турында фикер алышты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International