Яңа ел алдыннан ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ белгечләре Азнакай районы, Сәпәй авылында сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм өлкәннәр янында булды. Урман хуҗалыгы хезмәткәрләре Кыш бабай һәм Кар кызы булып киенеп, гаиләләргә бүләкләр һәм киләсе бәйрәм символы булган тере чыршы агачын бүләк иттеләр.
"Мин директорга, урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә һәм авыл җирлеге башлыгына безне онытмаганы һәм икенче ел рәттән бүләкләр бүләк иткәне өчен чын күңелдән рәхмәтлемен", - диде сәламәтлеге буенча мөмкинлекләре чикләнгән кыз баланың әнисе Светлана Михайлова.