БМО (ФАО) азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы 2019 елда Халыкара урманнар көненә багышлап конкурс уздыра. Конкурс шартлары буенча анда катнашучыларга "Урманнар һәм мәгариф: Урманны яратырга өйрәнү!" темасын һәм бәйрәм шигарен чагылдыра торган оригиналь футболка дизайнын уйлап чыгарырга кирәк.
Конкурста 5-19 яшьлек балалар һәм яшь кешеләр катнаша ала. Заявка тапшыруның соңгы срогы - быелның 28 феврале.
Оештыручылар сүзләренә караганда, җиңүче проект 2019 елда Халыкара урманнар көне футболкасының рәсми дизайны булачак. Жюри дизайн буенча иң яхшы 6 вариантны сайлап алачак, алар ФАОның "Facebook" битендә җәмәгатьчелек җиңүчене сайлап алсын өчен урнаштырылачак.
Конкурс турында тулырак мәгълүматларны монда белергә була: http://www.fao.org/international-day-of-forests/t-shirt-design/ru.