Бүген ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров эш визиты белән Нурлат муниципаль районында булды. Ул анда ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына багышланган җыелышта катнашты.
Учреждениеләр эшенә бәя биреп, министр урынбасары Рәис Гомәров билгеләп узганча, планлаштырылган барлык күрсәткечләр дә үтәлгән. Ул урманчылык хезмәткәрләрен урман законнары бозылуны кисәтүгә һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлеккә контрольне көчәйтергә чакырды.
Җыелыштан соң учреждениеләрнең эштә аерылып торган хезмәткәрләрен бүләкләү тантанасы булды. ТР "Нурлат урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Нурлат урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләреннән барлыгы кешегә мактау грамоталары тапшырылды.