ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ хезмәткәрләре Яр Чаллыда узган ата-аналар җыелышында катнашты

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

ТР "Алабуга урманчылыгы" ДКУ белгечләре һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ укытучылары Яр Чаллы шәһәренең "15 нче санлы УБМ" МАМУ чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышында катнашты.

Очрашу кысаларында урманчылык хезмәткәрләре укучыларның ата-аналарын Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы белән таныштырды, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган эшләр, тармактагы һөнәрләр һәм Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультетында белем алу үзенчәлекләре турында сөйләде.

Лубян урман-техника көллияте турында, андагы әзерлек юнәлешләре һәм өйрәтелә торган дисциплиналар турында укытучы Гөлнар Гаянова мәгълүмат җиткерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International