"Ютазы урта белем бирү мәктәбе"нең "Яшел патруль" мәктәп урманчылыгында "Тылсымчы Кыш" фотоконкурсына йомгак ясалды. Конкурска барлыгы 100 артык эш килгән булган.
Конкурс йомгаклары буенча 1-4 сыйныфларда укучылар арасында беренче урынны Рәминә Егорова, Хәсән Раянов (2б сыйныф), Салават Ямалетдинов (3а), Арслан Шәмсиев, Айгөл Вәлиуллина, Динар Шәмсуллин (3б), Зилә Закирова һәм Элина Тимербаева (4б) яулады. Икенче урында – Раксен Мөхәммәтшина, Зәлинә Гәрәева (2б), Илвина Хөҗҗәтова, Искәндәр Латыйпов, Азалия Гайнетдинова (3б) һәм Данил Шакиров (4а), өченчедә – Денис Мәрдәншин (3б).
5-7 сыйныфларда укучылар арасында беренче урыннарны Нәзир Миңнушин һәм Розалия Тимербаева (7б) яулаган, икенче урында – Марат Садыйков (6б) һәм Инзилә Гәрәева (7б).
8-11 сыйныфларда укучылар арасында Альбина Кадыйрова (8а) җиңү яулаган, икенче урында – Айсылу Ямалетдинова (9б).