Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды

2019 елның 5 феврале, сишәмбе

Бүген ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.

Утырыш кысаларында Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Исләйтар һәм Идел буе урманчылыкларының, шулай ук Әгерҗе, Алабуга, Зәй, Яшел Үзән, Исләйтар һәм Идел буе урман хуҗалыкларының узган елгы эш йомгаклары каралды.  

Үзенең чыгышы вакытында Әмир Бәдертдинов ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең белгечләрен урман законнары бозылу очракларын кисәтү һәм ачыклау, исәпләнкән диләнкене үзләштерү, төп урман хасил итүче токым орлыкларын җыю һәм стандарт утырту материалы үстерү буенча эшне тизләтергә чакырды. Ул урманнардан файдаланучылар белән тагын да тыгызрак хезмәттәшлек итү зарурлыгына зур басым ясады.

Рәис Гомәров урман хуҗалыклары директорларына товар продукциясен җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү планнарын яңадан карарга киңәш итте. Ул ассызыклаганча, учреждениеләрдә эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген арттыру резервлары бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International