Бүген Россия Федерациясе табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик Татарстан Республикасына эш визиты белән килде. “Казан” халыкара аэропортында аны Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский һәм Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров каршы алды, алар катнашында Иван Валентик берничә объектны карады.
Килеп җитү белән Иван Валентик Биектау муниципаль районының Биектау авылына юл тотты, биредә III типлы янгын-химия станциясе эше белән танышты. Әлеге объектта 13 берәмлек техника, шул исәптән 4 янгын автоцистернасы, шулай ук кирәкле янгын сүндерү инвентарьлары һәм урманнардагы янгыннарга каршы көрәшү өчен башка махсус җайланмалар бар. Карау барышында “Урман янгыннары үзәге” ТР ДБУ директоры Айрат Әхмәров аңлатмалар биреп барды.
Алга таба Иван Валентик Дәрвишләр бистәсендәге “Шәһәр яны урманчылыгы” ТР ДБУ һәм “Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” ТР ДБУ булды. Биредә ул 84 нче мәктәпнең “Урман дуслары” мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар белән очрашты һәм “Шәһәр яны урманчылыгы” ТР ДБУ һәм “Шәһәр яны өйрәнү-сынау урман хуҗалыгы” ТР ДБУ учреждениеләренең “2018 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләренең үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү” темасына булып узган җыелышында катнашты.
Төп доклад белән “Шәһәр яны урманчылыгы” ТР ДКУ җитәкче-урманчысы Илнур Кәшәфиев чыгыш ясады. Ул сөйләгәнчә, узган ел урманчылыкның урман фондында 64 гектарда урман торгызу эшләре уздырылган, 590 гектарда урман культураларына агротехник тәрбия чаралары башкарылган. Төп урман хасил итүче токымнарның 182 кг орлыгы әзерләнгән, 1,3 мең данәдән артык стандарт утырту материалы үстерелгән.
“Рейдлар һәм планлы тикшерүләр уздыру барышында без 138 хокук бозу очрагын ачыкладык. Барлык фактлар буенча административ беркетмәләр төзелде”, – дип хәбәр итте Илнур Кәшәфиев.
Аннан соң “Урман янгыннары үзәге” ТР ДБУ директоры Айрат Әхмәров чыгыш ясады, ул җыелышта катнашучыларны учреждениенең эшчәнлеге белән таныштырды һәм 2018 елгы эш йомгаклары турында әйтеп узды.
Үзәк директоры билгеләгәнчә, “Урман янгыннары үзәге” ТР ДБУ составына Биектау, Лаеш, Саба, Кайбыч һәм Лениногорск районнарында урнашкан өченче типлы 5 янгын-химия станциясе һәм диспетчерлык идарәсе буенча төбәк пункты керә. “Эшләрне оператив һәм төгәл башкару өчен, янгын чыгу куркынычы янаган чор башланганчыга кадәр һәр янгын-химия станциясендә янгыннарны сүндерү буенча өйрәнүләр уздырыла”, – диде Айрат Әхмәров.
Аның сүзләренә караганда, узган елда урманнардагы янгыннарны кисәтү максатларында “Коры үләнгә ут төртүгә каршы” мәгълүмат кампаниясе, “Урманнарны янгыннардан саклау” мастер-классы, “Урман янгыннарына юк” уен-сәяхәте һәм башка төрле чаралар уздырылган.
Россиянең табигать ресурслары һәм экология министры урынбасары – Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы җитәкчесе Иван Валентик үзенең чыгышында ведомствоның төп эш юнәлешләре турында һәм якын киләчәктә урман законнары өлкәсенә кертеләчәк үзгәрешләр, глобаль бурычларны һәм планнарны хәл итү турында сөйләде.
“Экология” илкүләм проектын һәм “Урманнарны саклау” федераль проектын үтәү башырына Иван Валентик аерым тукталды. “Проектны тормышка ашыруның барлык чорына 21,3 млрд сумлык урман-янгын техникасын һәм җайланмаларын сатып алу күздә тотыла, 2,8 млрд сумга – урман хуҗалыгы техникасы һәм җайланмалары”, – диде Иван Валентик.
Шуннан соң Рослезхоз башлыгы Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Очрашу барышында урман ресурсларыннан нәтиҗәле файдалану, урманнарны саклау һәм торгызу өлкәсендә хезмәттәшлек итү мәсьәләләре турында сөйләшенде.