"Әгерҗе урманчылыгы" ТР ДКУ белгечләре гражданнар җыенында катнаша. Девятернә кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Ирек Камаев, әйтик, Девятернә һәм Кадыбаш авыл җирлекләрендәге җыелышларда чыгыш ясады.
Үзенең докладында Ирек Камаев урманчылык эшчәнлеге, урманнарны саклау, яклау һәм торгызу буенча уздырыла торган эшләр, урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турында сөйләде. Участок урманчысы шулай ук җыенда катнашучыларга урман законнарындагы таләпләр, РФ Урман кодексына кертелгән соңгы үзгәрешләр турында да хәбәр җиткерде һәм гражданнарның сорауларына җавап бирде.