Бүген Министрлыкта 2018 елда ведомство буйсынуындагы учреждениеләр эшчәнлеге йомгакларына багышланган баланс комиссиясе утырышы булды. Чарада ТР урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Әмир Бәдертдинов, Рәис Гомәров, Министрлык бүлекләре башлыклары һәм белгечләре, республикадагы урманчылыкларның һәм урман хуҗалыкларының җитәкче-урманчылары һәм директорлары катнашты.
Утырышлар барышында Кызыл Йолдыз, Мамадыш, Арча, Биләр һәм Кама урманчылыкларының, шулай ук Кызыл Йолдыз, Мамадыш, Арча, Биләр һәм Кама урман хуҗалыкларының узган елгы эш йомгаклары каралды.
Министрның беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов Кызыл Йолдыз һәм Биләр урманчылыклары урманчы-җитәкчеләрен урман утыртмалары һәлак булган һәм зыян күргән мәйданнарда санитар-савыктыру чараларын уздыру эшен көчәйтергә чакырды. Ул шулай ук Арча урманчылыгы җитәкче-урманчысына исәпләнгән диләнкене үзләштерү дәрәҗәсен арттыру зарурлыгына һәм Мамадыш белән Кама урман хуҗалыклары директорларына стандарт утырту материалын үстерү күләмен арттыруга күрсәтте.
Рәис Гомәров үз чыгышында товар продукциясен җитештерү, эшләр башкару һәм хезмәтләр күрсәтү, хезмәт җитештерүчәнлеге, республика предприятиеләренә агач материалы китертү һ.б. күрсәткечләренә тукталды.