ТР "Әгерҗе урманчылыгы" ДКУ белгечләре "Сарсак-Омга лицее" МБМУ "Яшел армия" мәктәп урманчылыгында "Тылсымчы Кыш" рәсем конкурсын уздырды.
Конкурс нәтиҗәләре буенча беренче урынны Ярослав Тимофеев яулады. Икенче урында – Екатерина Гордеева, өченчедә – Ксения Петрова һәм Екатерина Маркитанова.
Конкурста җиңүчеләргә һәм призерларга мактау грамоталары һәм истәлекле призлар бирелде. Аларны Әгерҗе кишәрлеге урманчылыгының участок урманчысы Гелүс Сабитов тапшырды.