Кичә, 12 февраль көнне, Лубян АМЙ бинасында Кукмара муниципаль районы Лубян авыл җирлеге гражданнары җыены булды. Җыелышта ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Кукмара муниципаль районы башлыгы Сергей Димитриев һ.б. катнашты.
Җыенда җирлек башлыгы Виктор Костин, "Лубян урманчылыгы" ТР ДКУ урманчы-җитәкчесе Фәрдүс Хәбибрахманов һәм "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ директоры Рим Фәхраҗиев докладлар белән чыгыш ясады.
Фәрдүс Хәбибрахманов катнашучыларны учреждениенең 2018 елгы эш йомгаклары белән таныштырды. Ул сөйләгәнчә, урманчылыкның урман фондында 83 гектарда урман торгызу эшләре, 204 гектарда урман культураларын агротехник тәрбияләү эшләре уздырылган. Быел утырту өчен 919,1 мең данә стандарт утырту материалы җитештерелгән.
Үзенең чыгышында докладчы шулай ук урман законнары, дәүләт урман күзәтчелеге һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә дә игътибар юнәлтте.
Рим Фәхраҗиев җыенда катнашучыларга "Лубян урман-техника көллияте" эшчәнлеге турында мәгълүмат җиткерде. Ул хәбәр иткәнчә, хәзерге вакытта көллияттә "урман һәм урман паркы хуҗалыгы", "бакча-парк һәм ландшафт төзелеше" һәм "икътисад һәм бухгалтерлык исәбе" программалары буенча 381 кеше белем ала. 2018 елда көллияткә 120 студент кабул ителгән.
Чара кысаларында узган ел Лубян авыл җирлеге үсешенә өлеш керткән авыл халкы бүләкләнде. Бүләкләнүчеләрнең берсе – "Лубян урман-техника көллияте" ДБҺББУ тракторчысы Сергей Поляков.