Республика муниципаль районнарында ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының ведомство буйсынуындагы учреждениеләренең “2018 елгы эш нәтиҗәләре һәм 2019 елга бурычлар. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләренең үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү” темасына җыелышлары уза. Татарстанның “Баулы урманчылыгы” һәм “Баулы урман хуҗалыгы” дәүләт учреждениеләрендә узган шундый җыелышлар эшендә бүген ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Әмир Бәдертдинов катнашты.
Җыелышта урманчылыкның җитәкче-урманчысы Марат Бикбулатов һәм урман хуҗалыгы директоры Вероника Башкирова докладлар белән чыгыш ясады.
Әмир Бәдертдинов узган елда учреждениеләр эшенә уңай бәя бирде. Ул хезмәткәрләрне урман законнары бозылуны кисәтүгә контрольне көчәйтергә һәм 2019 елда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек мәсьәләләренә махсус игътибар бирергә кушты.
ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров бүген Татарстанның “Әлмәт урманчылыгы” ДКУ һәм “Әлмәт урман хуҗалыгы” ДБУ, “Кәләй урманчылыгы” ДКУ һәм “Кәләй урман хуҗалыгы” ДБУ учреждениеләре җыелышларында катнашты.