Зәй урманчылыгы җитәкче-урманчысы район учреждениеләре һәм оешмалары җитәкчеләре катнашындагы киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

ТР "Зәй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Ирина Забродина Зәй муниципаль районы учреждениеләре, оешмалары һәм предприятиеләре җитәкчеләре катнашында киңәйтелгән киңәшмәдә чыгыш ясады.

Үзенең докладында Ирина Забродина 2018 елда учреждениенең эш йомгаклары һәм быелгы бурычлары турында сөйләде. Узган ел урманчылык территориясендә 70 гектар мәйданда урман торгызу эшләре уздырылган, 557 гектарда урман культураларына агротехник тәрбия ясалган, 26,8 гектарда яклагыч урман утыртмаларына нигез салынган.  Урман күзәтчелеген гамәлгә ашыру барышында дәүләт урман инспекторлары тарафыннан урман законнары таләпләре бозылуның 17 очрагы ачыкланган.

Ирина Забродина шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга Россия Федерациясе Урман кодексындагы үзгәрешләр турында да мәгълүмат җиткерде һәм урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International