Равил Кузюров Азнакай муниципаль районында эш визиты белән булды

2019 елның 14 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров Азнакай муниципаль районына эш визиты белән барды. Килеп җитү белән ул райондагы урман хуҗалыгы ветераннары белән очрашты һәм ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ хакимият бинасында Татар АССР атказанган урманчысы Степан Гурьянов истәлегенә урнаштырылган мемориал тактаны ачу тантанасында катнашты.

Үзенең сәламләү сүзләрендә Равил Кузюров Степан Гурьяновның атаклы шәхес булуы турында ассызыклады. "Урман тармагында хезмәт итү – җиңел эш түгел, монда күңеле тартылганнар гына килә, – диде министр. – Нәкъ Степан Гурьянов кебек кешеләр – чын профессионаллар, үз эшен ихлас яратучылар аркасында без урман фондын саклау һәм арттыру буенча уртак бурычны хәл итәбез".

Шуннан соң Равил Кузюров ТР "Азнакай урманчылыгы" ДКУ һәм ТР "Азнакай урман хуҗалыгы" ДБУ учреждениеләренең "2018 елда эш йомгаклары һәм 2019 елга бурычлар турында. 2018 ел өчен коллектив шартнамәләре үтәлешен карау һәм 2019 елга пролонгацияләү" темасына багышланган җыелышында катнашты.

Җыелышта урманчылыкның җитәкче-урманчысы Эльвир Хаҗиев, урман хуҗалыгы директоры Эдуард Чикуров һ.б. докладлар белән чыгыш ясады.

Асылда, Эльвир Хаҗиев сөйләгәнчә, узган ел урманчылык территориясендә 85 гектарда урман торгызу эшләре башкарылган, 70 гектар мәйданда яклаучы урман утыртмалары утыртылган. 196 гектарда санитар-савыктыру чаралары уздырылган. "2018 елда дәүләт урман инспекторлары урман законнары бозылуның 21 очрагын ачыклады", – дип өстәде Эльвир Хаҗиев.

Равил Кузюров ведомство буйсынуындагы учреждениеләрнең хезмәткәрләренә узган елдагы тырыш хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде. "Сез дәүләт йөкләмәсендә каралган барлык эшләрне дә үтәдегез, – диде ул. – Хәзерге вакытта республика районнарында урманнарда янгын чыгу куркынычы янаган чорга әзерлек эшләре алып барыла. Әлеге юнәлештә контрольлекне арттыруны һәм район халкы арасында аңлату эшләрен алып баруны сорыйм".

Белешмә өчен. Степан Григорьевич Гурьянов (16.01.1938 – 16.10.2010) урман хуҗалыгы тармагына 40 ел гомерен багышлаган, шуларның 31 елын Азнакай урман хуҗалыгы директоры вазыйфасында эшләгән. Аның җитәкчелегендә урман хуҗалыгында агач эшкәртү цехлары эксплуатациягә кертелгән, ярдәмче хуҗалыклар төзелгән. Степан Гурьянов төп урман хасил итүче токымнарның утырту материалын үстерү һәм учреждениедә эшләүчеләрнең хезмәт шартларын яхшырту мәсьәләләренә аеруча зур игътибар бирә торган булган. Күп еллык хезмәте һәм урман хуҗалыгын үстерүгә керткән өлеше өчен "Татар АССР атказанган урманчысы" мактаулы исеменә (1991) лаек булган, "РСФСР урман байлыкларын саклаган һәм арттырган өчен" (1967, 1983), "СССР дәүләт урман сагындагы хезмәтнең ХХХ еллыгы" (1991) тамгалары һәм башка бүләкләр белән бүләкләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International