"Урман-Кәләй УБМ" мәктәбенең "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар "Смотр строя и песни" конкурсында катнашты

2019 елның 18 феврале, дүшәмбе

"Урман-Кәләй УБМ" мәктәбенең "Урман чишмәсе" мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүче балалар Ватанны яклаучылар көненә һәм совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышланган "Смотр строя и песни" конкурсында катнашты. Смотр кунаклары булып Урман-Кәләй авыл җирлеге башлыгы Линар Фәләхиев, җирлектәге оешмаларның һәм учреждениеләрнең вәкилләре катнашты.

Татарстанның "Кәләй урманчылыгы" ДКУ җитәкче-урманчысы Дамир Миндрахманов сүзләренә караганда, "Урман чишмәсе" берләшмәсендә катнашучыларның барысы да стройда тору һәм физик әзер булуның югары дәрәҗәсен күрсәткән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International