Лубян урман-техника көллияте командасы Кукмара районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында узган спартакиада кысаларында чаңгы эстафетасында беренче урын яулады

2019 елның 19 феврале, сишәмбе

Кукмара шәһәрендә ТР Кукмара муниципаль районы предприятиеләре һәм оешмалары арасында спартакиада кысаларында чаңгы эстафетасы булды. Чараны оештыручы – районның Яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе.

Ярышлар нәтиҗәсендә Лубян урман-техника көллияте командасы беренче урын яулады. "Нәкъ менә без, өлкәннәр, үз мисалыбызда балаларга спортка һәм сәламәт яшәү рәвешенә мәхәббәт сеңдерергә тиеш, дип саныйм мин", – дип билгеләде чаңгы эстафетасында катнашкан көллият укытучысы Рөстәм Гарифуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International