«Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр санитар-экологик икеайлыкка кушылды

2019 елның 25 апреле, пәнҗешәмбе

Ютазы урта гомумбелем мәктәбенең «Яшел патруль» мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр быелның 1 апрелендә башланган санитар-экологик икеайлыкка кушылды. Балалар мәктәп территориясен, Ветераннар аллеясын һәм Ютазы авылы чишмәсе янындагы участокларны чистартты һәм төзекләндерде.

«Без язгы һәм җәйге чорда, шул исәптән урман фонды территориясендә дә, даими рейдлар үткәрүне дәвам иттерәчәкбез, – дип билгеләп үтте мәктәп урманчылыгында катнашучы Альбина Кадыйрова. – Шулай ук массакүләм экологик агарту чаралары һәм акцияләр дә планлаштырыла».

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International