Түбән Кама шәһәрендә «Түбән Кама индустриаль техникумы» ДАҺБУ базасында «XXI гасыр яшьләренең интеллектуаль потенциалы» VI Республика фәнни-гамәли конференциясе узды. Чарага республикадан 250 кеше җыелды.
Конференция кысаларында республиканың урта һөнәри белем бирү учреждениеләре студентлары үзләренең фәнни-тикшеренү эшләрен тәкъдим итте. Лубян урман-техника көллияте студентлары да игътибардан читтә калмады. «Хәзерге җәмгыятьнең рухи чыганагы буларак мәдәниятләрнең милли мирасы һәм диалогы» секциясенең «Тикшеренүләрнең оригинальлеге һәм яңалыгы өчен» номинациясендә Ульяна Селюнина һәм Карина Кириллова «Цифрлы мәгариф» секциясенең «Иҗади эзләнүләр өчен» номинациясендә җиңүче дип табылды. «Икътисад һәм мәгариф өлкәсендә мәгълүмати-коммуникацион технологияләр» номинациясендә – Гүзәлия Сабирова һәм Алинә Мәрданова, «Һөнәрдә иҗат» секциясенең «Иң яхшы ачык чыгышы өчен» номинациясендә – Артур Әхмәтшин һәм Альберт Исрафилов, «Һөнәрдә иҗат» секциясенең «Иҗади эзләнүләр өчен» номинациясендә – Ольга Пашина һәм Елизавета Ефремова.