Министрлыкта Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Кайнар линия ачылды

2019 елның 26 апреле, җомга

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 74 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен Кайнар линия эшли башлый. Министрлык эшчәнлегенә һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы тармагына кагылышлы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Кайнар линия 2019 елның 10 маена кадәр эшләячәк. Түбәндәге телефоннар буенча шалтыратырга мөмкин: 8 (843) 221-37-01 (Шамова Юлия Николаевна, Насретдинова Анна Камил кызы) һәм 8 (843) 221-37-02 (Хәлиуллина Ләйсән Нигомед кызы). Министрлыкның эш тәртибе: дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00-18.00, җомга: 9.00-16.45 (тәнәфес: 13.00 -13:45).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International